
«РИА-Новости” агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, 2015 елның башыннан Таҗикстан гражданнарына Россиягә керү кагыйдәләре үзгәрәчәк.
РФнең Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәткә чит ил паспортлары уңаеннан, БДБ илләре белән сөйләшүләр башларга дигән йөкләмә бирде. Дөрес, Таможня берлегендә һәм Бердәм икътисади киңлектә катнашучыларга чит ил паспортлары кирәк түгел.
Таҗикларга Россиягә чит ил паспортыннан тыш, хезмәт килешүе, дипломатик, диңгезче паспортлары белән керергә мөмкин. Алар шулай ук Таҗикстанга таныклык ярдәмендә дә кайта алалар.