Мөслимәләр утырмада шамаил, намазлык чигә

Бәйләп, тегеп, чигеп, каеп, үреп әллә никадәрле кием-салым, өй яме - пәрдә-кашагалар, милли орнаментлы бизәнү әйберләре ясаучыларны хәзер барлап кына торалар. Район яки кала күләмендә берәр чара уздырылса, кул эшләреннән күргәзмә-сәүдәләргә кадәр оештырыла. Хаттә ки, кабатланмас матурлык тудыручыларның үзләрен китереп, кул эшләрен башкарып күрсәтүләре өчен мастер-класслар оештырыла. Мондый игътибар осталарның иҗат дәртен тагын да арттыра, яңа төр кул эшләренә алынырга этәрә булыр.

БӘЙЛЕ
2017 Май 08. Фото:Вәсилә Рәхимова

Элек безнең әниләр берсеннән-берсе күреп, сорашып, карап торып өйрәнгән кул эшләренә. Бераз кул җаен алуга, кемнеке матуррак чыга, кем тизрәк эшли дип узышканнар. Аларның кышкы озын кичләрдә кич утырырга яки өмәләргә җыелуларын, күрше авылларга утырмага баруларын ишетеп беләбез. Җыелып аралашканнар да, вакытны да бушка уздырмаганнар: кем шәл бәйләгән, кем челтәр үргән, кем ашъяулык чиккән.

Кукмараның туган якны өйрәнү музее мөдире Ләбүдә ханым Дәүләтшина уйланып, карап-карап йөргән дә, райондашлары арасындагы халык һөнәрчеләренә онытылып барган гамәли сәнгать төрләрен өйрәтү, борынгы бизәкләрне кабаттан кайтару ниятеннән музейда “Утырма” клубы оештырган. Ә мәдрәсә мөгаллимәсе Рузилә ханым Мәҗитова кул эшләренә һәвәс шәкертләрен ияртеп, килеп тә җиткән. Аена ике тапкыр авыллардан, Кукмараның үзеннән 25-30 хатын-кыз бик теләп җыела бирегә. Рәхәтләнеп аралашып, тукымага бизәкләр төшереп, аларны ничек чигү серләрен уртаклашып таралышалар. Тәүге тырышлыклары – тамбурлы чигешне өйрәнеп, музейда сакланып калган татар намазлыгы үрнәгендә үзләренә намазлык чигү булган. Сәйлән белән эш итәргә күнеккәч, һәркайсы калфак чигеп кигән. Татар халкының онытылып барган кул эшләренә әнә шулай кабат гомер биргән Кукмара осталары.

Сәнгати яктан үзенә җәлеп итүче панноларны, шамаилләрне сәйлән белән чигүче осталары да бар. Бу да яңа юнәлеш. Фәния Бәдретдинова белән Гөлнур Шәфыйкова кулыннан нинди генә шамаилләр төшми икән?!

-Мәктәптә укыганда төсле җепләр белән бераз чиккәләдем дә, бу мавыгуым озакка бармады, онытылды. Моннан 10 ел элек улым вафат булгач, күңелемне әз генә булса да юатыйм дип алындым бу шөгыльгә. Кырыклап эшем бар. Күбесен бүләк итәм, истәлек итеп тапшырам. Тырышып, күңел салып башкарылган панноның эчтәлегенә туры килерлек, берсен-берсе тулысынча ачарлык кыса табу да зәвыкка, иҗат осталыгына бәйле. Шушы хәрефне генә бетерим, бу читен генә эшлим инде дия-дия, онытылып төсләр, сәйләннәр арасына кереп китәсең,- ди 6 бала анасы Гөлнур Шәфикова, күзләргә, күңелгә үзгә бер рәхәтлек, тынычлык иңдерүче шөгыле хакында.

21 ел музейны җитәкләүче Ләбүдә ханымның да кул эшләренә алынуы гыйбрәтле.

-Яшьлегем күрше Удмуртиядә үтте. Башка мохитта яшәгәч, үзебезнең киемнәргә гел кызыгып карый идем. Шуңаргадыр, элек-электән озын итәкле, изүе ябулы күлмәкләр кидем. Ике ел элек күптәнге хыялымны тормышка ашырырга кулыма энә-җеп, сәйлән алдым. Башта шамаил чиктем. Кул шомаргач, үземә менә шушы яшел сәйләннәрдән күкрәкчә һәм кәттәҗи бизәдем,- ди Ләбүдә ханым үз куллары белән ясаган матурлыкка куанып.

“Утырма”га килүчеләр тамбурлы чигешле Казан сөлгеләрен бергәләп чигеп, районга кунак булып килүче зур җитәкчеләргә бүләк итәргә дә өлгергәннәр. Болгардагы Коръән музеенда да Кукмара уңганнары чиккән намазлык. Күмәк иҗатның, бергәләп тырышуның нәтиҗәсен күрү, кул эшләрең белән башкаларны да сөендерү музейдагы түгәрәккә ашыктыра да авыл апайларын.

-Чигү чигеп кенә утырмыйбыз. Милли-дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, вәгазьләр дә сөйләнә, гыйбрәтләнәбез дә. Арып китсәк, мөнәҗәтләр, халык көйләрен дә сузабыз. Музейның халыкны мәдәни агарту урыны булуыннан файдаланып, тарихи көннәр, бай мирасыбыз хакында да мәгълуматлы чыгышлар оештырыла. Район күләмендә уздырылган бәйрәмнәр дә “Утырма” клубы осталарысыз узмый. Күптән түгел Кукмара киез-итек фабрикасына, тегү фабрикасына экскурсиягә бардык. Үз күзләрең белән барып күрү берәүгә дә артык түгел,- ди чордашлары өчен файдалы шөгыль табылуга Рузилә абыстай Мәҗитова.

Оешуларына майда бер ел була. Кулларына куанып күпме матурлык тудырырга өлгергән картлыкка бирешмәүче кукмаралылар.

Вәсилә Рәхимова

Казан-Кукмара


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе