ХХI гасырда мәчетләр - иман йорты, гыйбадәт кылу урыны гына түгел...

Хәзерге вакытта Алманиядә кече кызы Алсу янында кунак булган күренекле мөселман журналисты Вәсилә апа Рәхимова безнең басма өчен Бавариядәге мөселман дин кардәшләребезнең көнкүреше, мәчетләрнең яшәеше турында кызыклы язма әзерләде. Алманиядә яшәүче мөслимәләр кайда бала табалар да, хәләл ризыкны ничек юллыйлар? Мөселманнар насыйп ярлары белән ни рәвешле таныша? Мәхәлләләрнең мәгълүмат такталары белән төрекчә "Регspektef” журналын, "Мilli gazette" басмаларын нәрсә берләштерә? Мохтаҗлыкта яшәгән Африка илләрендәге дин кардәшләребезне корбан чалып куандыру, безгә үрнәк булырлык "Ачык ишекләр көне" уздыру һ.б. хакында - Вәсилә апа язмасында.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 20. Фото:Вәсилә Рәхимова

Европа уртасындагы ерак алман җиренә бу юлы алтын көздә – ноябрьдә килеп төштем. Бавариягә, күпгасырлык тарихлы, кайчандыр герцоглар шәһәре саналган, Моцартның нәсел тамырлары тоташкан Айһаһ каласына юл тоттым. Иген кырлары, геометрик төгәллек белән бүленгән яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары, кукуруз, бәрәңге басулары – барысы да бушап калган. Озын кышны көтәләр булыр. Хәер, бездәге кебек кырыс кыш түгел диләр биредә, җылы, йомшак климат.

Бөтен чыгымнар мөселманнар өстендә: мәхәлләдә әгъза булып торучылар ай саен тиешле взнос кертеп бара

Шәһәрдә яшәгән 21 мең кешенең якынча 3 меңе мөселман икән. Күпчелеге төрекләр, гарәп илләреннән күчеп килгән сары, кара тәнле халыклар. Шәһәр үзәгендә ике гыйбадәт йорты бар. Алар Германиянең Кёльн шәһәрендә урнашкан төрек мөселман җәмгыятенә карый икән. Без килгәне 25 еллык тарихлы "Фатин" мәчете (манарасы булмаса да, урамдагы күрсәткеч тактасында мәчет дип язылган). Мөселманнар сафы үсә барганлыктан, мәхәллә җитәкчелеге киләчәктә киңәю, янәшәдән тагын бер бина алу нияте белән йөри.

"Фатин" бөтен уңайлыклары булган 3 катлы йортта урнашкан. Беренче катта - ашханә, ял итү, аралашу, дәрес алу бүлмәсе. Икенче катның бер ягында имамның яшәү урыны, каршы якта - фарыз залы. Ә өченче кат тулысы белән хатын-кызлар карамагында: монда да ашханә, тәһарәтханә, дәрес алу һәм намаз залы. Шимбә-якшәмбеләрдә 2 төркем булып балалар дин сабагына килә. Укулар түләүле, чөнки мәхәлләне тоту өчен матди чыгымнар да, Төркиядән 3 ай саен имам чакыртып, аңа хезмәт хакы түләү дә мәхәлләгә йөрүчеләр кайгыртуында. Безнеңчә әйтсәк, мәхәлләдә әгъза булып торучылар ай саен тиешле взнос кертеп баралар, бөтен чыгымнар мөселманнар өстендә.

Вакыты булган, җае туры килгән хуҗабикәләр, бала иярткән хатын-кызлар да бездәге кебек мәчеткә йөри. Ә җомгада бөтен катларда ир-ат җәмәгате. Аларга да урын шактый кысан булгач, хатын-кызлар өйдә калалар. Җомга – мөселманнарның көтеп алган изге көне. Монда да ул күңелләрне хушландырган тәэсоратларга мул булды. Төрек кардәшләребез Абдулла һәм Түләй Кайя гаиләсе, ерак араларны якын итеп килгән безләрне хөрмәт итеп, туган-тумачасы янына җомга чәенә дәште. Дини бәйрәмнәребез Корбан гаете, Ураза гаете, Мәүлет ае хөрмәтенә гаиләләре белән мәчетләргә җыелып вәгазь-нәсихәт тыңлауларын, мул табында бәйрәм итүләрен кинәнеп сөйләделәр.

Кичен исә якындагы Аугсбург шәһәренә төрек кибетенә хәләл иткә барып килдек. Алман иленең кечерәк кенә шәһәрләрендә дә "SELAM" маркасы белән хәләл ризык, хәләл иттән сыгылып торган супермаркетлар тота алулары төрек кардәшләргә карата булган хөрмәтемне икеләтә арттырды. Һәм биредә яшәүче күп милләтле мөселманнар өчен сөенеп туймадым. Әле дә ярый аларның бөтен ихтыяҗларын кайгыртучы тырыш, елгыр, сәүдә эшен яхшы белгән төрекләре бар! Мөселманча көн итүне, дин-исламыбыз таләпләренә туры килгәнчә яшәүне төрек кардәшләребез үз агымына җибәрмәгәннәр. Киресенчә, бөтен җаваплылыгы белән, юлларын табып, үз кулларында тоталар! Аларның төп ватаннарыннан еракта да динебез кушканча яшәргә тырышулары, башкаларны да кайгыртулары чыннан да, күпләр өчен өлге булырлык, соклангыч күренеш.

Мәхәлләләрдә дин-ислам кушканча яшәү, үзәктән планлаштырылып, ярдәмләшеп алып барыла

Алман җирендә мәчетләр күплеген ишетеп белә идем. Мәхәлләләрнең белдерүләр тактасы - биредәге дин-ислам сулышының көзгесе: кайчан Коръән уку курслары оештырылачагы, корбан чалырга, хаҗ кылырга теләүчеләр игътибарына мәгълүматлар үзләре үк биредәге активлыкны әйтеп тора.

Кызыксына, сораша торгач, биредә безгә дә үрнәк булырлык тагын бер күркәм чарага нигез салынуын белдем. Ел саен июнь аенда мәчетләрдә "Ачык ишекләр көне" үткәреп, шәһәр халкын мәхәллә тормышы, ислам кыйммәтләре белән таныштыралар икән. Ислам дине белән кызыксынучыларга шулай ике көн буена экскурсия үткәрелә, төрек кардәшләр үзләре пешереп китергән ризыкларны саталар, урамда табын коралар. Ризык сатудан кергән акча да мәчеткә тапшырыла. Шәһәр газетасында бу хакта алдан ук игълан бирелә. "Ачык ишекләр көне"ндә бирегә шәһәр бургомистры килүе, төрле диннәр вәкилләре чакырылу ике як өчен дә күркәм аралашу, безнеңчә әйтсәк, җирле хакимият белән аңлашып яшәүне, ачыклыкны күрсәтә.

Кайсы мәчеткә, гыйбадәт йортына, мөселман товарлары, хәләл ризык сату кибетләренә барып кермә, Кёльнда урнашкан төрек ислам җәмгыяте үзәгенең Германиядә яшәүче дин кардәшләре өчен төрекчә чыгарган "Регspektef” журналына, "Мilli gazette" басмаларына тап буласың. Туган телендә мәгълүмат аласы килүчеләрнең дә, дин-ислам темасына кагылышлы ихтыяҗы да шулай үтәлә. Дини бәйрәмнәргә, теге яки бу чарага багышлап чыгарылган ике телдәге буклетлар, брошюралар да - гадәти хәл. Немец телендәге Коръән тәфсире дә берничә тапкыр бастырып таратылган.

Кёльнда урнашкан үзәк төрек ислам җәмгыяте инсаннар арасында яхшылык, бер-беренә ярдәмләшү, гаделлек кебек фундаменталь әһәмиятле принципларның үтәлүен кайгыртучы, аларны таратуга ярдәм итүче җәмгыять булып тора. Ул Германиянең 34 районындагы 521 мәчет, 2282 ислам мәхәлләсенең эшчәнлеген урыннардагы җаваплы җәмгыятьләр аша координацияли. Кыскасы, мәхәлләләрдә дин-ислам кушканча яшәүне оештыру кем ничек булдыра, шулай тарта дип түгел, үзәктән планлаштырылып, ярдәмләшеп алып барыла.

Мохтаҗлыкта яшәүче Африка илләрендә корбаннар чалып, мөселманнарга бәйрәм шатлыгы өләшәләр

Мәхәлләдә яшьләр белән эшләү, алар арасында спорт ярышлары уздыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен җаваплы Тамер улы Фуркан безгә бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләде. Корбан чалырга теләүчеләр 100 евро акча китерәләр. Мәхәлләдә акча туплангач, араларыннан берничә вәкил ачлыкта, мохтаҗлыкта яшәүче Африка илләренә сәфәр чыгып, җыелган акчага анда корбаннар чалып, мөселманнарга бәйрәм шатлыгы өләшәләр икән. "Ел саен шулай. Бу игелекле эшне төрек мөселман җәмгыяте координацияли", - диде Фуркан кардәш.

Интернет челтәрендәге мәгълүматларга караганда, әле 1970 елларда гына Германиядә нибары 3 мәчет булган. Хәзер илдә барлыгы 350 меңнән артык мөселман исәпләнә һәм шуларның 117500е мәчет-мәхәллә әгъзасы булып тора. Кул сузымындагы якын тарихка күз салсак, төрекләр бу якларга эшче куллар сыйфатында икенче Бөтендөнья сугышыннан соң килә башлыйлар. Узган гасырның 60-70 нче елларында гаиләләре белән күпләп күчү башлана. Килеп урнашуга, җәмәгать булып оешып, намаз укый алырлык мәчетләр булдыралар. Еллар үтү белән берләшү ихтыяҗы, эшчәнлекне планлаштырып алып бару, бердәм координацияләү ихтыяҗы туа. һәм 1995 елны милли ислам җәмгыяте үзәге оештырыла. Төп максат – биредә гомер итүче мөселманнарның иҗтимагый тормышта катнашуларын тәэмин итү, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кайгырту.

Таныштыру, өйләндерәсе улы булганга үз араларыннан кыз күрсәтү, буй җиткән кызга кияү эзләшү - гадәти күренеш

Әйе, тормыш булгач, гаилә дә корыла, балалар да туа, дәвалануда да кирәк. Балага исем кушу, малайларны сөннәткә утырту, никах укытулар - мөселманнар өчен бәхетле, кадерле вакыйгалар. Бу эшләрне алман илендәгеләр үз араларындагы белемле, хәзерлекле дин кардәшләреннән үтәтәләр. Минем белән әңгәмә корган, өч телдә теттереп аралашучы Хаҗәр һәм Исра ханымнар биредә туып үскән икенче буын. Әти-әниләре, яшьлекләрендә Төркиядән күчеп килеп, биредә гаилә корган. Сөйләүләре буенча, дин дәшләребез башка халыклар арасында гомер итүнең артык кыенлыгын сизмиләр икән. Гаилә кору, егетләрне-кызларны башлы-күзле итү дә мәхәллә тирәсенә тупланып яшәгәч, җиңел чишелә. Таныштыру, өйләндерәсе улы булганга үз араларыннан кыз күрсәтү, буй җиткән кызга кияү эзләшү - гадәти күренеш. Шуңарга да катнаш никахлар да сирәк. Күрше Аугсбург шәһәрендә хатын-кызлар табибәсе бар. Ә бәбиләр чак җиткәч, католик динендәгеләргә хезмәт күрсәтүче шәхси клиникага баралар, чөнки аларда да хатын-кызлар бары тик хатын-кыз табибка күренергә тиеш икән.

ХХI гасырда мәчетләр - иман йорты, гыйбадәт кылу урыны гына түгел

Килгән-килгән, якын-тирәдәге мәчетләрне дә барып күрәсе иттем. Дунай елгасы буендагы 132 мең кеше яшәгән Ингольштадт шәһәрендәге “Косаtepe” мәчетенә махсус бардык. Зурлыгы буенча Германиядәге өченче мәчет икән ул. 800 кешегә исәпләнгән, ике манаралы бу Аллаһ йорты 2008 елны ачылган. Биредә яшәүче мөселманнар көче белән, халык акчасына салынган, 5,5 млн. еврога төшкән ул. Башка мәчетләр кебек үк, аны да мәхәллә әгъзалары тота. Биредә ислам мәдәнияте үзәге, уку-укыту бүлеге, спортзал, хәләл ресторан урнашкан. Бавариядәге зур кала булып саналган бу шәһәрдә яшәгән 6 мең мөселманның ихтыяҗын кайгыртучы үзәк бу.

Өч катлы мәчет белән танышып йөргәндә, кылт итеп Казаным искә төште. Димәк, бездәге кебек Германиядә дә мөселманнарның ихтыяҗларын үтәүне, аларның тормышын тагын да баету, күпкырлы итү юнәлешләрен мәчет үз иңенә алган. Күрәбез: ХХI гасырда мәчетләр иман йорты, гыйбадәт кылу урыны гына түгел, бер үк вакытта мөселманнарны тагын да киңрәк аралаштыру, теләүчеләрне спортка тарту өчен шартлар тудыру, ислам мәдәнияте белән таныштыру, гаиләләр, дус-ишләр белән бергә бәйрәм итү урыны да булып тора, күпфункцияле мөселман үзәге ролен үти, заманча әйткәндә, тулы бер комплекс.

Вәсилә Рәхимова, Казан-Мюнхен.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе