Хатын-кызлар татар җанлы булса, милләтебез беркайчан да югалмас!

Моннан нәкъ 100 ел элек I Бөтенроссия съездында Мөхлисә Бубыйны хатын-кызлар мәсъәләләре буенча казыя итеп сайлыйлар. Бу ислам дөньясында бердәнбер һәм башка кабатланмаган вакыйга була. Троицкта мәдрәсә ачкан һәм уңышлы эшләтеп җибәргән Мөхлисә Нигъмәтуллинаның алдынгы карашлы мәгърифәтче буларак даны тиз арада еракларга тарала. Хәтта казах далаларыннан әтиләре балаларын укытырга, тиешле тәрбия бирергә мөгаллимә Мөхлисәгә китереп тапшыралар. Аның педагоглык эшчәнлеге нәкъ менә шушы конференция узган Урал төбәгендә чәчәк ата. Язмыш аны кайларга гына илтсә дә, кайда гына эшләсә, аң-белем таратса да, Мөхлисә Бубый сайлаган юлына тугрылыклы булып кала.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 19. Фото:Вәсилә Рәхимова

Мөхлисә Бубый укулары – гасыр белән гасыр арасын тоташтырган хәтер күпере

Узган гасырларда дин-исламыбыз тарихында тирән эз калдырган үзебезнең татар галимнәренә, мәгърифәтчеләргә, кыю, прогрессив фикерле дин әһелләренә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр, аларның күпкырлы мирасын өйрәнүгә йөз тоткан укулар әледән-әле булып тора. Күптән түгел шундый укулар хатын-кызга – ислам дөньясында феномен булган алдынгы карашлы педагог-мәгърифәтче, хатын-кыз мәсьәләләре буенча ислам тарихында бердәнбер казыя Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубыйга (1869-1937) багышлап үткәрелде.

Россия Мөселманнары диния нәзәрәте 5-6 октябрьдә Урал башкаласы дип саналган Екатеринбург каласында I нче Бөтенроссия “Мөселман хатын-кызының мәгърифәт һәм җәмгыять үсешендә тоткан урыны” дигән фәнни-гамәли конференция уздырды. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Түбән Новгород, Дербент, Екатеринбург, Пермь калалары галимәләре, уку-укыту тармагында әйдәүче мөгаллимәләр, җәмәгать эшлеклеләре, психологлар, журналистлар катнашты. Ачы, гыйбрәтле язмышлы Мөхлисә Нигъмәтуллина, нинди генә шартларга куелса да, иманының нык булуын, башкарган эшләренең киләчәк буыннар өчен кадерле, кирәкле һәм дәвамлы булачагын, бөтен эшчәнлеген Аллаһ ризалыгы өчен алып баруын үлеп яратуы белән раслаган шәхес. Һәм шушы кабатланмас кыю карашлы мөслимәбез, газиз милләттәшебез хөрмәтенә оештырылган әлеге зур чараның максаты да бүгенге җәмгыятьне үстерүдә мөслимәләребезнең ролен, хатын-кызның рухи, иҗтимагый-сәяси, интеллектуаль, мәдәни үсештә тоткан урынын ассызыклау булды.

Казах далаларыннан әтиләре балаларын укытырга, тиешле тәрбия бирергә мөгаллимә Мөхлисәгә китереп тапшыралар

Изге Коръәнебезне укып башланган конференцияне Россия мөселманнары Диния нәзәрәтенең Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле, Урал мөхтәсибәтен җитәкләүче Артур Мөхетдинов дәвам итте. Ул Россия мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең Мөхлисә Бубый укуларына җыелучыларга юллаган рәсми сәламен ирештерде. Россия мөселманнары Диния нәзәрәте рәисенең беренче урынбасары, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы, сәясәт фәннәре кандидаты Дамир Мөхетдинов әлеге зур сөйләшүнең символик мәгънәләренә тукталды.

– Моннан нәкъ 100 ел элек I Бөтенроссия съездында Мөхлисә Бубыйны хатын-кызлар мәсъәләләре буенча казыя итеп сайлыйлар. Бу ислам дөньясында бердәнбер һәм башка кабатланмаган вакыйга була. Троицкта мәдрәсә ачкан һәм уңышлы эшләтеп җибәргән Мөхлисә Нигъмәтуллинаның алдынгы карашлы мәгърифәтче буларак даны тиз арада еракларга тарала. Хәтта казах далаларыннан әтиләре балаларын укытырга, тиешле тәрбия бирергә мөгаллимә Мөхлисәгә китереп тапшыралар. Аның педагоглык эшчәнлеге нәкъ менә шушы конференция узган Урал төбәгендә чәчәк ата. Язмыш аны кайларга гына илтсә дә, кайда гына эшләсә, аң-белем таратса да, Мөхлисә Бубый сайлаган юлына тугрылыклы булып кала. Шуңа да аны мөселман съездларында берничә тапкыр казыя итеп сайлыйлар. Әмма күпме зыялыларыбызны, хөр фикерле дин әһелләрен юк иткән канлы 1937 ел... Меңләгән шәхесләребез репрессия корбаны булган вакыйгаларны да онытырга хакыбыз юк. Күпме язмышларны җимергән, өммәтне, милләтне какшаткан бу канлы елдан безне 80 ел вакыт аерып тора, – диде Дамир Ваис улы.

Бу фикерне Артур Равил улы дәвам итте. Ул әлеге укуларның нәкъ менә Екатеринбургта уздыруның очраклы булмавын, Урал төбәгенең бер гасыр элек үк үзләренең иҗади, иҗтимагый, административ һәм укытучылык сәләтен өммәтне алга җибәрүгә багышлаган мөслимәләр үзәге булуын, Екатеринбургта мөселман хатын-кызлар училищесы ачылуын, мөселманнар, җәмгыяте хәйрия оешмасы оештырып, халык өчен күп кенә игелек-шәфкать акцияләре уздыруын, заманының атаклы сәүдәгәре Агафуров кызлары Бибиасма белән Мәрьям Агафуроваларның иҗтимагый тормышта актив катнашуын, халык мәхәббәтенә ирешүен сөйләде. Бүген зур хәзерлектә һәм киң колачта узучы мөслимәләр форумы – тарихи дәвамчанлык дәлиле, гасыр белән гасыр арасына хәтер күпере. Һәр яктан актив замандаш мөслимәләребез соклану тудыра. Алар инде бүген гаилә учагын саклаучы, бала үстерүче, варислар тәрбияләүче, гаиләнең генә түгел, җәмгыятьнең әхлакый саулыгын кайгыртучы, өммәт эшчәнлегендә актив катнашып, иңнәренә зур җаваплылык алырга әзер шәхесләр, фәндә, сәясәттә дә үз урыннарын табучылар.

Мөхлисә ханымны авыл халкы: “Мулла-абыстай”, - дип хөрмәтләгән

Бубыйлар мирасын өйрәнеп, 2005 елны кандидатлык хезмәтен яклаган Казан галимәсе Рафилә Гыймазованың (Россия ислам институтының кафедра мөдире) абруйлы форум кунакларын ана телебездә сәламләп, бүгенге зур сөйләшүнең казыя Мөхлисә Бубый рухына дога булып баруын теләве нур өстенә нур булып, күңелләрне нечкәртте.

– Хәзерге Әгерҗе якларына Иҗ-Бубый авылына кайтып, ир туганнары белән бергәләп уку-укытуны башлап җибәргән Мөхлисә ханымны авыл халкы: “Мулла-абыстай”, - дип хөрмәтләгән. Алар ачкан мәдрәсә, “Сөембикә” мәктәбендә бик күп фәннәр укытылган, заманына күрә алдынгы карашлы уку йорты саналган. 12 яшьтән башлап кыз балаларны кабул иткән әлеге уку йортын эзләп тикмәгә генә Оренбург, Ташкент, Бохара, Алма-Ата якларыннан килмәгәннәр...

1937 елны, хаксызга гаепләнеп, Мөхлисә Бубый кулга алына, 20 минут сузылган суд утырышыннан соң 68 яшьлек казыя атып үтерелә, - дип сөйләде төп докладчы.

Чыгышын “биссмилләһ” әйтеп башлаган педагогия фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт психология-педагогия университеты доценты Ольга Павлова докладында, ислам психологлары ассоциациясе төзеп, мөслимәләребезнең рухи саулыгын, күңел саулыгын кайгырту концепциясе белән таныштырды.

Узган гасырның 90 елларыннан бирле халкыбызга дини белем бирүне кабаттан кайтаруның чишмә башында торган галимә, Мәскәү ислам институты деканы, Россия мөселманнары Диния нәзәрәтенең белем бирү һәм фән департаменты җитәкчесе, якташыбыз Гөлфия Хәбибуллина чыгышын бүгенге җәмгыятьтә дини белем бирүне үстерүгә ихтыяҗ булуына багышлады. Шушы юлдагы 25 еллык тәҗрибәсеннән чыгып, ул узган гасырда милләткә, дингә хезмәт иткән мәшһүр хатын-кызларыбыз Фатиха Аитова, Фатима-Фәридә, Сара Шакулова, Мозаффарияләрнең күпкырлы эшчәнлегенә тукталды һәм аларның эше бүгенге шартларда ничек дәвам итүе белән таныштырды.

Хатын-кызлар татар җанлы булса, милләтебез беркайчан да югалмас!

Көн тәртибе буенча бүләкләү өлеше җитте. Язучы, Г.Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклендә төп рольне – Мөхлисә Бубыйны башкарган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллинага Россия мөселманнары Диния нәзәрәтенең “Рухи бердәмлек өчен” медале тапшырылды. Тантаналы шартларда бу олы бүләкне кабул итеп алганнан соң, шактый дулкынланган Дания Нургаяз кызы җавап сүзе белән чыкты.

Зур шәхесебез Мөхлисә Нигъмәтуллина Бубый хөрмәтенә оештырылган бүгенге чарада катнашуым белән бәхетлемен. Биш ел буена сәхнәдә дөньяда бердәнбер казыя булып торган татар хатынын уйнау да актриса буларак бик сирәкләргә эләккән бәхет дип саныйм. Хезмәтемне шулай бәяләвегез өчен чиксез рәхмәтлемен, - диде һәм әлеге спектакльдән өзек уйнады. Мөхлисә Бубыйга төрмә камерасында утырганда балалары күз алдына килә. Ана буларак ул аларга соңгы сүзен җиткерә. “Мин сезгә дини һәм дөньяви белем, тәрбия бирдем. Белемле кеше үз кадерен белә. Үз кадерен белгән кеше беркайчан да кол булмый. ...Хатын-кызлар татар җанлы булсалар, милләтебез беркайчан да югалмас!” Бүген дә актуальлеген югалтмаган, бәгырьләребезне телгәләгән туган телне саклап, татар булып калу сынавы алдында калган шартларда яңгыраган бу сүзләр залдагыларның күзен яшьләндерде.

Хатын-кызларга аерым бер хөрмәт белән сугарылган, аның җәмгыятьтә тоткан роле һәм күпкырлы эшчәнлеге ассызыкланган укуларның төп өлешеннән соң фәнни чыгышлар, сөйләшүләр секцияләрдә, семинарда дәвам итте. ”Социологик һәм иҗтимагый яссылыкта мөслимәләрнең социаль йөзе” дигән секция эшендә галимәләребез бу проблемалар буенча тикшерүләрен, ачыш-тәкъдимнәрен уртага салып сөйләштеләр. “Россия мөселманнарын укыту-тәрбияләүдә хатын-кызларның роле” дигән секция эшендә Казан галимәләре Фирдәвес Ваһапова, Алсу Хасавнех һәм башлангыч дини белем бирү системасында зур тәҗрибә туплаган Фәния Җәләлиева докладлар белән катнаштылар. Секция утырышлары да киңәшләшү, тәҗрибә уртаклашу, уртак эшчәнлекне тагын да камилләштерү юнәлешендәге тәкъдимнәр белән үрелеп барды.

Үзен мәгърифәтче дип таныштырган милләтпәрвар Сөфхәт Надыйров фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар игътибарына шәхси китапханәсендәге Мөхлисә Бубыйлар хакында дөнья күргән китаплардан, фәнни хезмәтләрдән торган бай күргәзмә тәкъдим итте. Без аңа галимә Альта Мәхмүтова тырышлыгы белән Мөхлисә Бубый энесе Габдулла Бубыйның “Хатыннар” дигән фәнни хезмәтен гарәп әлифбасыннан кирилл хәрефләренә күчереп, хәзерге заман укучысы аңларлык итеп әзерләгән китапны бүләк иттек.

Кичен конференциянең фәнни-гамәли эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, резолюция кабул ителде. Җәмгыятьтә мөслимәләребезнең ролен ассызыклаган мондый форумнарны, Мөхлисә Бубый укуларын ел саен үткәрергә дигән карар да кабул ителде.

Вәсилә Рәхимова,

Казан-Екатеринбург.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе