Татар булган җирдә мәчет бар

...Совет чорында Идел буйлап Әстерханга төшәсеңме, яки Мәскәү якларына, аннан да өскәрәк - Ленинград, Петрозаводскка ук круизга чыгасыңмы, туктаган шәһәрләрнең тарихи истәлекле урыннары исемлегендә чиркәүләр, зур, затлы итеп төзелгән гыйбадәтханәләр, монастырьлар комплексы булмый калмый иде. Заманында су буйлап сәяхәткә чыгучы күпме турист аяк басты, якыннан танышты алар белән. Ни хикмәт, мәчетләр, мөселманнар тормышы хакында ләм-мим әйтелми иде ул заманнарда. Узган гасырның 80 нче елларында искән үзгәртеп кору җилләре генә бу хатаны төзәтте: мөселманнарга кайтарып бирелгән мәчетләр хакында да экскурсоводлар юл уңаенда таныштыра башладылар.Дин иреге ачылып, һәр шәһәр-калада үзебезнең дә манаралары күккә ашкан мәһабәт мәчетләребез калкыр, затлы, матур гыйбадәтханәләребез ерактан ук үзенә тартып торыр дип күз алдына да китерә алмаган дәвер артта калды. Мондый ирек килер дип күз алдына да китермәдек бит. Барысы да Аллаһ кодрәтендә шул!

Читайте также
2017 Сен 05. Фото: Автор фотосурәтләре

(Юлларда туган уйлар)

Үзебезнең татарлар күпләп яшәгән күршедәге Удмуртия, Пермь якларына сәяхәт иттем быелгы җәйге ялымда. Дөресрәге, Казан-Пермь-Казан маршруты белән круизга чыктым. Идел, Чулман елгаларының матурлыгына кат-кат сокланып, өч сусаклагыч аша үтеп, алты көн эчендә шушы елгалар буена урнашкан сигез шәһәрдә булдым.

1-2 кадрлар - Түбән Каманың истәлекле, дин кардәшләребез дә барып зират кыла торган Кызыл чишмә комплексы. Әүлиялар эзен саклаган бу урыннарга калага аяк баскан кунаклар һәм туристлар сукмагы да өзелми.

Яшермим, барган бер җирдә мәчетләр белешәм. Үз күзләрем белән барып күрәм. Бу юлы да Иделнең, Чулманның ике як ярларына урнашкан кала-салалары горизонтта күренүгә, күзем белән мәчет манаралары эзләдем. Казаннан чыгып озак та үтмәдек, Куйбышев сусаклагычына якынлашуыбызны әйттеләр. Киңлеге 40 чакрымлы Идел “диңгез”е ярларына урнашкан Югары Ослан районына җитүебез икән: биек тау башындагы Кызыл Байрак авылы күренде. Рәхмәт яугырлары, Идел өстенә азан тавышлары ишеттерерлек итеп, олы су юлына кул сузымында ике манаралы ак мәчет төзеп куйганнар. Палуба тулы халык. Кызыксынучан турист бернәрсәне дә битараф кына уздырмый. "Авыл читендә, Иделгә орынып торган нинди корылма бу?" - дип кызыксынды Татарстанга яңа аяк басучы Самара туристлары. Вакытлыча гид булырга форсат чыкты. Татар халкының бөек композиторы Сәлих Сәйдәшев җәйләрен үткәргән, кабатланмас музыкаль әсәрләр язарга рухландырган авыл бу дип, белгәннәремне уртаклашырга ашыктым. Һәм бездә һәр татар авылында хәзер мәчет булуын, әле генә барыбыз да игътибар иткән ике манаралы бинаның да мәчет булуын сөенеп сөйләдем.

Сәяхәтнең икенче иртәсендә үк без меңъеллык Алабугада идек. Причалда туристларны үзебезнең милли моңнарны, татар көйләрен яңгыратып, милли киемдәге бер кыз зур чәк-чәк белән каршылаган бердәнбер шәһәр булуы белән дә тәэсирләндерде, хәтергә уелды бу кала, горурлык уятты. Нарат урманын узып, шактый текә таулар аша калага күтәрелдек. Гыйбадәт йорты белән кызыксынгач, безне каршылаган экскурсоводыбыз: "Алабугада 5 мәчет эшли. Сезгә кайсысы кирәк?" - дигәч, Җәмигъ мәчетен сайладым. Шәһәрнең иң биек ноктасына салынган, 1994 елны мөселманнарга тапшырылган гаҗәеп иман йортын эчтән дә, тыштан да озак карап хозурландым. Тулы бер мөселман комплексы икән монда. Ислам тормышы гөрләп тора: Корбан чалырга теләге булучылар, әнә, исемлеккә язылып, акчасын китергәннәр. Хаҗга җыенучылар соңгы дәрес-киңәшмәгә җыелып, озын, җаваплы юлга кузгалыр алдыннан, киңәш-табыш итәләр. Бирсен Ходай! Мәчетләр эшләп торсын!

Алабуганың иң биек ноктасына урнашкан, мөселманнар яратып йөргән үзәк мәчет.

Юлыбызны дәвам иттек... Санаулы көннәр тиз үтте. Бер иртәдә туристлар ерактан ук күренүче ак калага игътибар иттеләр. Чаллыга якынлашуыбыз икән. Чулманга кул сузымында салынган "Тәүбә" мәчетен якыннан күреп уздык. Зур су юлы өстендә салынган өченче мәчетне заманында сәүдә эшен гөрләткән Сарапул шәһәрендә очраттык. Причалдан ерак та булмаган тау башында зәңгәр түбәле җыйнак кына бу мәчет тә гүя узган-барганга хәер-фатихасын биреп калды.

Чулман елгасына якын ук урнашкан Сарапул мәчете

Алты көнлек сәяхәтемдә моңарчы күрмәгән сигез калага аяк бастым. Шәһәрләр буенча экскурсия башлануга, гадәттә калада күпме халык, нинди милләтләр яшәве, биләгән мәйданы, кешене эш белән тәэмин итүче әйдәүче хезмәт тармаклары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Татарстаннан тыш без булган Воткинск, Чайковский, Сарапул, Ижевск, Пермь, Кунгур калаларында яшәүче милләт вәкилләре арасында сан буенча татарларның руслардан кала икенче урында булуларын әйттеләр. Һәм, әлбәттә, инде: "Татар бар җирдә мәчет тә бар", - дип сөйләделәр. Ижевск, Пермь калаларында борынгы, бай тарихлы мәчетләрнең тиешенчә төзекләндерелүен белдек.

Пермьның 1902 елны салынган үзенчәлекле архитектуралы үзәк мәчете тарихи мирас объекты буларак дәүләт тарафыннан да саклана.

...Совет чорында Идел буйлап Әстерханга төшәсеңме, яки Мәскәү якларына, аннан да өскәрәк - Ленинград, Петрозаводскка ук круизга чыгасыңмы, туктаган шәһәрләрнең тарихи истәлекле урыннары исемлегендә чиркәүләр, зур, затлы итеп төзелгән гыйбадәтханәләр, монастырьлар комплексы булмый калмый иде. Заманында су буйлап сәяхәткә чыгучы күпме турист аяк басты, якыннан танышты алар белән. Ни хикмәт, мәчетләр, мөселманнар тормышы хакында ләм-мим әйтелми иде ул заманнарда. Узган гасырның 80 нче елларында искән үзгәртеп кору җилләре генә бу хатаны төзәтте: мөселманнарга кайтарып бирелгән мәчетләр хакында да экскурсоводлар юл уңаенда таныштыра башладылар. Дин иреге ачылып, һәр шәһәр-калада үзебезнең дә манаралары күккә ашкан мәһабәт мәчетләребез калкыр, затлы, матур гыйбадәтханәләребез ерактан ук үзенә тартып торыр дип күз алдына да китерә алмаган дәвер артта калды. Мондый ирек килер дип күз алдына да китермәдек бит. Барысы да Аллаһ кодрәтендә шул!

Түбән Камада гаҗәпләнеп, шаккатып карый торган парк-скверлар, һәйкәлләр белән бергә шәһәр горурлыгы булган җәмигъ мәчете комплексы да елына йөз меңнәрчә туристны үзенә җәлеп итә

Казаныбызга аяк баскан һәр турист бик ерактан ук күренеп торган Кол Шәриф мәчетенә, Сөембикә манарасына игътибар итми калмый. Казан мәчетләренең туристлар өчен дә ачык булуы гадәти күренеш хәзер. Түбән Камада шәһәр буенча оештырылган сәяхәттә дә экскурсоводыбыз җәмигъ мәчете янында махсус туктап, аның архитектурасы, кыскача тарихы белән генә таныштырып калмады, мәчетнең бүгенге эшчәнлегенә дә тәфсилле аңлатма бирде. Бүгенге чынбарлык бу. Диннәр, шул динне тотучы инсаннар хакында белүнең, танышуның, кызыксынуның гаебе юк хәзер. Уйлаган, фикерләгән кешегә, шөкер итеп туймаслык!

Вәсилә Рәхимова.


Сен 22
Сен 22
Сен 22
Сен 21
Сен 21
Сен 21
Сен 20
Сен 20
Сен 19
Сен 19
Сен 19
Сен 19
Сен 18
Сен 18
Сен 18
Сен 15
Сен 15
Сен 14
Сен 14
Сен 13

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе