Россия ислам институтында "Ачык ишекләр көне" уза

17 декабрьдә Россия ислам институты, дини югары уку йортына укырга керү тәртипләре белән таныштыру максатыннан, “Ачык ишекләр көне” уздыра. Әлеге чара кысаларында РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, кафедра җитәкчеләре, мөгаллимнәр белән очрашулар уздырыла. 2017 елда институтка керү тәртипләре аңлатыла.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 16. Фото:dumrt.ru

Татарстандагы дини югары уку йорты түбәндәге юнәлешләрдә белгечләр әзерли:

- теология,

- лингвистика,

- икътисад,

- журналистика.

Россия ислам институты югары дини һәм дөньяви гыйлем бирә. Шәкертләренә өстәмә белем туплау өчен төрле юнәлештәге махсус курслар оештыра һәм укыр өчен барлык шартларны тудыра.

Россия ислам институты мәдрәсәләрдә башлангыч һәм урта дини гыйлем алган шәкертләрне, авылларда дини эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне, башлангыч дини сабаклар укытучыларны һәм ышанычлы югары уку йорты дипломына ия булырга теләүче барча кардәшләребезне укырга чакыра.

“Ачык ишекләр көне” чарасы иртәнге сәгать унда башлана. Рәхим итегез!

РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19. Белешмәләр өчен телефон: (843) 251-01-55


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе