Германия мәчетләрендә күркәм күршелек бәйрәме уздыру традициягә кергән (ФОТО)

Соңгы араларда төрле илләрдә эшләп килүче мәчетләрдә "Ачык ишекләр көне" уздыру матур гадәткә керде. Бу чара мөселман булмаган кешеләргә ислам, мөселманнар турында дөрес, тәфсилле мәгълүмат бирү максатыннан оештырыла. "Ачык ишекләр көне"нә килүчеләр биредә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып китә, имамнар белән киңәш-табыш итә.Хәзерге вакытта гаиләсе белән Германиядә гомер кичерүче кардәшебез Алсу Рәхимова да үзләре яшәгән төбәк мәчетләрдә "Ачык ишекләр көне" белән таныштыра.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 21. Фото:Алсу Рәхимова

Германиянең көньягында - без яши торган, халкы 20 меңләп булган шәһәрдә ике мәчет эшли. Башкалардан тышкы яктан аерылып тормаган ике, өч катлы манарасыз гадәти биналарның мәчет икәнлегенә стенадагы алманча һәм төрекчә язылган “Мәчет” дигән язулар һәм Төркиянең айлы-йолдызлы кызыл әләме генә ишарәли ала. Мәчет эшен рәсми теркәлгән төрек җәмгыяте алып бара, аның рәисе, урынбасарлары, балалар, яшьләр белән эшләү бүлекләре, хатын-кызлар, ирләр советы бар. Бер-берсен күп еллар белүче, күбесе үзара туган яшь, урта һәм өлкән буын кешеләре дини бәйрәмнәрне берләшеп зур җәмәгать белән бәйрәм итәргә яраталар.

Шулай да ныклы, бердәм мәхәлләнең ишекләре башка телдә сөйләшүче мөселманнар яки башка диндә булучылар өчен дә һәрчак ачык. Узган елда Рамазан ае узганнан соң, июльдә, мин ирем белән мәчет оештырган дуслык бәйрәмендә катнаштык. Алман илендә бик таралган бу традицияне күркәм күршелек бәйрәме дип тәрҗемә итеп була. Аны дини яки дини булмаган оешмалар, берләшмәләр, мәктәпләр һәм янәшә торучы берничә йорт халкы да үзара аралашу максаты белән уздыра. Безнең мәхәллә дә ел саен мәчеткә игътибар җәлеп итү һәм кызыксынганнарга ислам турында мәгълүмат бирү өчен шундый урам бәйрәме оештыра.

Шимбә көннең иртәсеннән мәчетнең эче-тышы кайный башлый. Ирләр җитди генә, тынычлык саклап, урамда палатка куялар, өстәлләрне тезәләр, итле төрек милли ризыкларын әзерләүгә керешәләр. Хатыннар җыелган кухня исә умарта оясын хәтерләтә, кем салат турый, кем камыр җәя, шул арада кызган майда татлы ризыклар пешерелә, алдан өйдә әзерләп килгән тортлар киселә. Үзләре әйтмешли, “стресс ясамыйча гына” алып барган бу әзерлек эше, кунак көтү шатлыгы һәм күңелле дулкынлану хуҗаларга рәхәтлек кенә өсти, ахрысы.

Төшке аш вакыты тирәсендә беренче кунаклар килә башлый. Җәмгыять алдан ук бәйрәм турында шәһәр газетасында игълан бирә, шулай ук оештыручылар, үзләренең дус-ишләре, таныш-белешләре арасында хәбәр таратып, кунакларны шәхсән чакыралар. Күршедә яшәүче алманнар, очраклы гына урамнан узып баручылар да еш керә. Шушы ук урамда мәчеттән ерак түгел аттракционнар паркы эшли (елына бер килүче күчмә парк ул, Казанга да “Луна-парк” дигәне бер-ике тапкыр килгәне бар), арзан бәядән төрек ризыкларына кызыгып, паркка юнәлүчеләр дә мәчет янында тукталыш ясый. Җәмгыять рәисе теләге булганнарны мәчетнең эченә экскурсиягә уздыра, аерым утыручы мәхәллә карты корбан чалырга теләүчеләрне теркәп тора, балалар - уенда, ирләр, хатыннар, яшьләр һәм өлкәннәр - барысы аралашуда, сыйлануда. Дуслык бәйрәме икенче көнне дә шул рәвешле дәвам итә, якшәмбе соң гына өстәлләр җыелып, тәртип ясала.

Алсу Рәхимова, Германия.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе