
Моннан элеккеге юлъязмамда яңа туган оныгымны күрергә бер айга дип Германиягә килүемне язган идем. Чик узылган, Шенген визасы кесәдә. Ул-бу була калса дип ясалган медицина иминияте дә бар. Ерак дип тормадык, Мюнхеннан 400 чакрымдагы Карловы Варыга чыгып киттек. Аннан кайтып бераз хәл алуга, Европаның 8 иленә сузылган мәһабәт Альп тауларының зәңгәр күзләре дип саналган бихисап тау күлләренең берсенә – Имменштад курортындагы күлгә алып барды киявем белән кызым.
Тау туризмы ялның киң таралган төре бит хәзер. Тауларга гашыйк кыю, тәвәккәл альпинистлар гына түгел, гап-гади туристлар да үз көчләрен сынап, романтика белән экстрим эзләп, 1500 метр биеклекләргә үрмәлиләр, тау сукмакларында йөрүне, кыяларга менүне бәхет, рәхәт ял дип саныйлар. Иң биеккә менеп, тау чаңгысында шууларны гомерлек шөгыль итеп сайлаучыларны әйтеп тә тормыйм инде. Ә тау итәгендәге чиста, саф сулы күлләр буенда ял итү, су керү, көймәдә, катамараннарда йөрү гаилә туризмына өстенлек бирүчеләргә менә дигән ял.
Тауларга карап хозурлан да хозурлан! Альпны яратмау мөмкин түгел! Нәкъ шуңаргадыр, аның белән кызыксыну, Альп үзәнлеге күлләрендә ял итүчеләр саны үсә бара. Альп регионындагы эреле-ваклы шәһәрләрдә 14 миллион халык яши дип исәпләнә. Алар елына 100 миллион турист кабул итәләр. Альп курортларына 100 мең чакрымда яхшы юллар салынган, 300 аэропорт хезмәт күрсәтә һәм чаңгы юлларына, ял базаларына алып менүче 18 мең күтәргеч, канат юллары эшләп тора. Күп йөрер, күп белер, юл авырлыкларыннан курыкмаучы туристларга тагын ни кирәк?!
Җәйге яллар чоры еракта калды. Әмма Бавариянең халык телендә Югары Альгой дип йөртелгән бу төбәге ап-ак карга күмелгән кышта да карап туймаслык икән. Кышкы Альп белән танышырга килүчеләр, тынып калган күл буйларындагы хозурлык белән бергә-бер калудан җан тынычлыгы табучылар дөньяның төрле почмакларыннан һаман килеп тора. Тау һавасы сулап, тынлыкта нервыларын ял иттерергә килүчеләр дә аз түгел.
Германия белән Австрия чигендәге Имменштад курорт-шәһәр аша кайтыр юлга кузгалдык. Нибары 14 меңләп халкы булган калада - Альп тавы итәгендә - 3 катлы Юныс Эмре мәчетен күрү иң тәэсирләндергәне булды.
Җәмәгать, кем уйлаган башка динне тотучы Европаның затлы, гүзәл бер почмагында, мәһабәт тау итәгендә, мөселманнарыбыз җыелып, Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылырлык, намазга җыелырлык иман йорты булыр дип?! Аллаһның рәхмәте, кодрәте бит инде бу. Иркен, якты намаз заллары, уку бүлмәләре белән танышып йөргәндә, күңелгә шундый уйлар килде. Ишек төбендә үк безне якты чырай белән каршылаган төрек кардәш имам ярдәмчесе биредә яшәүче дин кардәше булып чыкты. Кайлардан килүебез белән кызыксынды. Ни дисәң дә, без адәм балаларын күзгә күренмәгән җепләр белән дин һәм милләт бәйләп тора шул. Кая гына барып чыкмасын, инсан үзе дә сизмәстән ватандашын, диндәшен, милләттәшен эзли.
Вәсилә Рәхимова,
Мюнхен-Имменштад.