Белем һәм бердәмлек җитми

Россия күләмендә бөтен халыкларның гореф-гадәтен, телен, динен хөрмәт итү дигән эш алып барылмаса, Аллаһы Тәгаләнең кануннары бозылуга битараф булсак, бездә дә “шәрә маймыллар” колоннасы балаларыбызны бөтереп алып китәр.

Читайте также
2017 Фев 13. Фото:kakprosto.ru

Әгүүзүбилләәһи минәшшәйтанирраҗиим.

Бисмилләәһиир-рахмәәнир-рахииим.

“Сез – кешеләрнең иминлеге өчен дөньяда мәртәбәгә күтәрелгән иң игелекле бер кавем. Игелеккә өндәп, яманлыктан ваз кичәргә кешеләрне чакырдыгыз. Аллаһка ышанасыз” (3:110); “Әй, иман китергән кешеләр, гаделлекне бозмыйча, Аллаһ кушканча, дөрес шәһитлек кылучылыр булыгыз”(4:135).

Дин галимнәре Коръән укыйлар, хәдис, фикх фәннәрен өйрәнәләр, әзме-күпме тарихны да (бигрәк тә Ислам тарихын) беләләр. Дөньяви галимнәр тарихны яхшы беләләр, дин турында фикер йөртәләр. Адәм баласы фикерләп кенә, бик матур, хуш исле бәлеш күреп, ашарга ярыймы, әллә юкмы икәнен белә алмый. Бәлки ул бик борычлы яисә авызга капмаслык тозлыдыр. Ә дин галимнәренә, шәригать кануннарына туры килә торган карар кабул итеп, киңәшләшеп, дога кылынса, Аллаһу Тәгалә һәр мәсьәләнең чишелешенә юл күрсәткәнен исләрендә тоту зыян итмәс.

Берничә тарихи, кешелек дөньясы өчен әһәмиятле вакыйгаларны караганда, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәмәгәндә, җәзаның ничек килүен аңларга була. Бик зур акыл иясе булмасаң да. Борынгы мәшһүр хәзрәт Мөслиминең (хак исемен бер АллаҺ белә) “Тәвәрихы Болгария” әсәреннән Аксак Тимернең күп шәһәрләрне җимерүе яисә тыныч юл белән алуы шәһәрләрнең сугышчан әзерлекле булу-булмавыннан гына түгеллеген аңларга була. “Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен (карарын) үзгәртми, үзләре үзгәрмәсә. Хакыйкатән, Аллаһ ишетеп-белеп торучы”(8:53). Бу галимнең хәбәренчә, Болгарда мөселманнарга риба белән эш итү, буза эчү, җомга намазларын үтәмәү кебек харам эшләргә рөхсәт бирелә. Халык арасында зина кылу, кеше үтерү кебек бозык эшләр тарала”. Аллаһы Тәгалә шуның өчен Аксак Тимер хәзрәтләренә җиңүне китерде”, – дип яза бу тырыш хәзрәт (аңа Аллаһының рәхмәте булсын).

Үткән гасыр башында Россиянең атаклы дин әһелләре җыенында күп сораулар арасында яулык мәсьәләсен дә караганнар. "Хатын-кызга яулык япмаска" дигән карар чыгаралар. Яңалыкка омтылучы, белемле, иленә-җиренә фидакарь хезмәт иткән, ул заманның мәшһүр хатын-кызларының язмышы ничек ничек булганын барыбыз да беләбез. Дин галимнәре рөхсәт бирде, хатын-кызлар модага иярде. Аллаһка каршы килеп кабул ителгән күмәк карар ХХ гасырның беренче яртысында күп булган. “Яулык” шуларның иң кечкенәсе булса да, диннән читләшүдә, әдәп-әхлакнең үзгәрүендә үз ролен уйнады.

Хәзер карыйк бүгенге көнне. Мөселман дәүләтләре дип саналган илләрдә Исламга кадәр булган гореф-гадәтләр өскә чыкты. Хатын-кыз “капланды”. Ә бит Хәдичә анабыз бизнес леди булган; Гомәр радыйаллаһу ганһу Мәдинә шәһәренең базарына җитәкче итеп эшмәкәр Хатынны (кызганычка каршы бу сәхәбә хатынның исемен белмим), Аллаһ аңардан разый булсын, билгеләгән. “Намаз укыйлар, Аллаһ бирә, балалар үсә, хатын өйне саклый, нигә артыгын тырышырга.....”. VIII-ХI гасырларда үз җирендә генә түгел, бөтен Европа илләрендә дә барлык фәннәрнең үсешенә китергән мөселманнар, соңгы гасырларда фәнни-техник яктан үз илләрен артка калдырдылар.

Гаилә ядкәрен саклаучы халыклар Европага күчә. Бөтен изге Китапларга каршы килеп, чиркәүләрдә бер җенестәгеләргә никах укый башладылар. Хәтта бала тәрбияләргә ала башладылар. Аллаһы Тәгалә өчен Адәм баласы бик кадерле. Кешегә бөтен байлыклары белән җир йөзен биргән. Тырыш, эшлә, фәнни ачышлар яса, үрче, тик Аллаһны онытма. Су ташыганда бөтен чүп өскә чыккан кебек, күчүчеләр арасында кара көчләр дә җитәрлек. Аларны инде фәнни яктан алга киткән илләр үзләре кузгатты. Россияне дә болгатырга тырышалар. Хөрмәтле Илдар Аляутдинов әйткәнчә, “Иблис йогынтысы һәр яшь буынны әдәп-әхлак юнәлешеннән читләтә бара. Кайчандыр әдәпсезлек, гөнаһ дип саналган күренешләр гадәти күренешкә кереп баралар...” Моңа французский “нейтралитет”ның кая китергәнен күреп торабыз. Илебездә җитәкчеләр, дин әһелләре, галимнәр бер юнәлештә эш итсәк, нәтиҗәләре булыр Иншә Аллаһ. “Никаб” белән “хиҗап”ны, битарафлык белән бер-береңне хөрмәт итүне бутамаслар, 40 см итәк кигән укытучылар 14-15 яшьлек яшүсмерләр алдына басып дәрес бирмәс, интернет секталарда утыручылар, ятим балалар кимер. Безнең республикада бу юнәлештә эшләргә тырышалар.

Белем белән бердәмлек җитми. Россия күләмендә бөтен халыкларның гореф-гадәтен, телен, динен хөрмәт итү дигән эш алып барылмаса, Аллаһы Тәгаләнең кануннары бозылуга битараф булсак, бездә дә “шәрә маймыллар” колоннасы балаларыбызны бөтереп алып китәр.

“Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен (карарын) үзгәртми, ул кавем үзләрен үзгәрткәнгә чаклы. Аллаһ ишетеп-белеп торучы.”(8:53).

Фәния Җәләлиева.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе