"Ярдам-Помощь" гомуммилли хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге тулай торагына илнең төрле почмакларыннан реабилитантлар килә. Яңа яшәүчеләр арасында - Фатыйма Ишмөхәммәтова да бар. Ул Башкоротостандагы Чишмә районы Тәпәреш авылыннан. Фатыйма апа авыл мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләгән. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Глаукома хастасыннан соң сукырая башлаган. Коръән буенча белемнәрен тирәнәйтер өчен "Ярдәм"гә килгән.
Казанга “Ярдәм”гә Россиянең бар почмакларыннан да дөм сукырлар, бик начар күрүчеләр килеп тора: Төмән, Курган, Чиләбе, Махачкала, Самара, Татарстан, Удмуртия, Кавказ һәм башкалар. Айлык сәламәтләндерү курсларының бу айдагы өлеше дә эшли.
Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешене гадәти кешегә әйләндерү. Кешене социаль тернәкләндерү күрмәүченең үзенең активлыгыннан да тора, ә без моның өчен тиешле шартлар булдырырга тиешбез.
Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп юнәлеше булып, аларны социаль тернәкләндерү тора. Күрмәүчеләрнең мәгариф системасы аларга Луи Брайль системасы белән укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәтүдән генә торырга тиеш түгел.
Шулай ук кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу – төп максатларның берсе булырга тиеш.
Сукырлар өчен сәламәтләндерү курсалары оештыру буенча зур белгеч, «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова инвалидларны оптимист, тырыш булырга өйрәтә.
Күп кенә сукырлар ялгызлык, бер кешегә дә кирәк булмау, бер әйбер дә эшли алмау хисен кичерә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ТЕЛӘК ДОГАСЫ
Айназ хәзрәт Сафиуллин вәгазе. Видео.