ТЕЛӘК ДОГАСЫ

Әгузү билләһи- минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим Әлхәмдүлилләәһи раббил-гәәләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗемәгыйн

БӘЙЛЕ
2025 Ноя 27

. -Йә, Раббым! Авыруга - шифа бир, мохтаҗга - хәерле ризык бир, адашканга - туры юл күрсәт, әҗәтлегә - ярдәм ит, бәлагә төшкәнгә - чыгу юлын күрсәт!

 

-Йә, Раббым! Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга тәүфыйк, һидаять бир. Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсын!

 

-Йә, Раббым! Гаилә кормаганнарга - хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга - изге балалар бир. Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә вә әңтә хайруль мүңзилиинә.

 

-Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым! Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына. Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда. Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерäсең. Теләсәң, ул бәракәтләрне ала да аласың.

 

-Әй, Раббым! Торган нигезләребезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер! Анда яшәүчеләрнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт-мәхәббәт насыйп ит!

 

Әй, Хафиз булган Аллааһ! Нигезләребезне һәм гаиләләрбезне күзләребез күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Шушы нигездә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомердә яшәүләрне насыйп ит!

 

Раббәнәә әәтинә фиддүн-йәә хәсәнәтә вә фил әәхыйрати хәсәнәтә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Әәмиин! Йә Раббил Гәләмиин!

 
 
 
 

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе