
“Корбан чалына торган мәйдан бетонланган булырга тиеш. Кан һәм суны җыю өчен – чокыр, корбан чалганнан соң калган калдыклар һәм башка төрле чүп-чар өчен контейнер булырга тиеш. Корбан чала торган урыннарны Казан мэриясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре генә түгел, безнең хезмәткәрләр дә йөреп чыгачак. Казандагы бер генә урын да игътибарсыз калмаячак”, - диде ул.
Очрашу вакытында шулай ук ветеринарлар тарафыннан корбанлыкларны белешмәле итү мәсьәләләре дә күтәрелде. “Беренче номерлы формадагы ветеринария белешмәсе нәрсә күрсәтә? Аңа участок, район һәм республика табиблары кул куя. Ул бу хайванның кая китәсен ачык белә. Әгәр без хайванны кабул итеп алабыз икән, документны имзалаган кешеләрнең юридик яктан җаваплылык тоюын беләбез. Икенчедән, без бу хайван белән бергә республикага бернинди авыру да кермәячәген аңлыйбыз. Әгәр мондый белешмә юк икән, хайван республикага кертелмәячәк. Шуңа күрә Казан шәһәре территориясенә эләккән һәр сарыкны күзәтчелеккә алабыз”, - диде Гали Исхаков.
Алдан хәбәр иткәнчә, Казан мәчетләре каршында корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак. Ә калдыкларны җыю һәм эшкәртү белән “Сәрия Био-Индастрис Волга” ҖЧШ шөгыльләнәчәк.
Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.