
Бу чарада традицион исламны иң яхшы белүче булып Инсаф Вәлиев танылды, аңа мультиварка бүләк ителде.
Биредә мондый бәйгеләр даими рәвештә үткәрелер һәм ул яшьләрне исламга җәлеп итү чарасына әйләнер вә киләчәк буын вәкилләре сәламәт яшәү рәвешенә ныграк тартылыр, шул ук вакытта экстремизмны булдырмый калуның үтемле алымы да булыр, дип ышанабыз. Бу хакта Казанның Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибәте хәбәр итә.