Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган татар дин галимнәренең каберләрен һәм иске кабер ташларын саклау мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды. Утырышта мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, “Хузур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, мөфтиятнең Аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, тарих фәннәре докторы Наил Таиров, Казанның Яңа Татар бистәсе зираты директоры Роберт Хаҗигалиев, Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстанда Коръәнне һәм пакъ сөннәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәрит Сәлмән һ.б. катнашты, дип хәбәр итә мөфтият матбугат хезмәте.
“Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы зиратлар, кабер ташлары белән бәйле яңалыкларны күзәтеп, үзе дә эксклюзив мәгълүматлар биреп бара. Без мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташы табигый рәвештә җимерелеп, уалып баруы турында язган идек.
Шулай ук Мәрҗани хәзрәтебезнең әтисе Баһаветдин Мәрҗани гарәп телендә эшләгән Коръән тәфсире кулъязмасы табылу турында да хәбәр иткән идек.
Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Бохараның “Торсиния” мәдрәсәсендә белем ала, укымышлы кешеләр белән аралаша. Хафиз, Сәгъди, Нәвои, Физули кебек Көнчыгыш классикларын укый. Бохара әмире Хәйдәр ибн Мәгъсүм аны Бохарада укытучы итеп калдырырга тели, казыйлык урынын вәгъдә итә. Әмма Баһаветдин, Бохарада 12 ел дәвамында белем алып, 1814 елда туган ягына әйләнеп кайта һәм Ябынчы авылында (хәзерге Әтнә районы) белем бирә башлый.
1821 елда, үзенең элекке эшчәнлеген дәвам итү өчен хокук бирә торган рәсми указ алып, Арча районының Ташкичү авылына күчеп китә. Аның мәдрәсәсе үз вакытында Казан краенда бик данлыклы уку йорты була. Ш.Мәрҗани да башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә ала.
Баһаветдин Мәрҗани 1856 елда 72 яшендә Арча районы Ташкичү авылында вафат була. Шул авыл зиратында җирләнә.
Римма Гатина.