
“Мөселман зиратлары уратып алынырга тиеш. Шуңа күрә һәр кабергә чардуган кую зарурияте юк. Әгәр мөселман зираты уратып алынмаган икән, һәр кабернең чардуганы дүртпочмаклы булырга тиеш. Шәригать буенча кабердә корылмалар төзү тыела. Кабернең гади булуы хуплана. Үлгән кешенең сурәте һәм сынын кую тыела. Мыскыллау очраклары булмасын өчен, ташка Коръәннән аятьләрне язу хупланмый. Балчык белән капланган кабер дөя көркәче рәвешендә күтәрелеп торырга тиеш”, - диелә документта.