ТР МДН, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте Бишбалта зиратында өмә уздыра

29 октябрьдә – шимбә көнне - ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте Адмиралтейская бистәсенең борынгы Бишбалта зиратында өмә уздыра. Бу хакта мөхтәсиб, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов хәбәр итте.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 28. Фото:islampl.tw1.ru

Өмәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, мөхтәсибәт халкы, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Җомга намазыннан соң өмә уздырылу турында игълан ясалачак.

Риваятьләр буенча, әлеге зиратка ХIV гасырда нигез салынган. Егерменче гасырның илленче елларына кадәр биредә җирләү дәвам ителгән. Әмма Бишбалта зиратының зур өлеше су астына киткән, бер өлешендә корылмалар төзелгән. Озак кына вакыт Бишбалта зираты ташландык хәлдә булган.

Соңгы 10 елда биредә мөселманнар берләшмәләре, татарларның иҗтимагый оешмалары тарафыннан өмәләр уздырылып килә. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов “Бизнес-онлайн”да чыккан язмасында хәбәр иткәнчә, узган ел иске зиратның буеннан-буена койма корылган.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе