Параличтан кач!

Паралич, ул инсульт була. Шул инсультны ничек кисәтергә?

БӘЙЛЕ
2025 Авг 06

Фотода республиканың җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Розалия Харисова.

 

"Профилактика - сәламәт һәм сыйфатлы тормышның нигезе"

Статистика буенча, ел саен дөньяда инсульт 13,7 миллион кешедә була. Кызганычка каршы, исән калганнарның яртысы диярлек инвалидка әйләнә. Бу хакта республиканың Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Розалия Харисова яза.

• Инсультның төп ике тибы турында белергә кирәк

Иң киң таралганы-инсультның ишемик тибы. Ул барлык очракларның 87% тәшкил итә. Ишемик инсультның сәбәпләре булып баш миендәге кан тамырларының бер яки берничә участогындагы юлларны томалаучы кан төерләре (тромблар) яки атеросклеротик бляшкалар (кан тамырлары стеналарында холестерин катламнары) тора. Моның нәтиҗәсе булып баш миенең кислород һәм туклыклы матдәләрдән мәхрүм калган билгеле бер өлешен кан белән тәэмин итүнең бозылуы тора.

 

Инсультны ничек кисәтергә?. Төп яңалыклар

 

Параличтан кач!

Азрак таралганы — инсультның геморрагик тибы - кан тамырының ярылуы һәм әйләнә-тирәдәге тукымаларның кан белән тулуы. Гадәттә мондый халәт аневризм — кан тамырының юкалануы яки сузылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Инсультның югарыда күрсәтелгән ике тибы үсеш алган пациентлар еш кына элегрәк тәүлек дәвамында эзсез узучы микроинсультлар яки транзитор ишемик һөҗүмнәр кичергән була инде. Бу якын киләчәктә авыр инсульт булу ихтималы турында кисәтә торган организмның җитди сигналы.

Инсультның төп билгеләре

Инсульт билгеләре ир-атларда һәм хатын-кызларда охшаш, гәрчә кайбер үзенчәлекле күренешләр ешрак нәкъ менә хатын-кыз җенесендә күзәтелә. Бу өстәмә билгеләр үз эченә ала:

Күңел болгану яки косу;

Галлюцинацияләр;

Баш авыртуы;

Гомуми сүлпәнлек;

Аңны югалту;

Көзән җыеру;

Үз-үзеңне тотышыңда кинәт үзгәрешләр (йокымсырау, борчылу, апатия).

Симптомнарны вакытында танып белү өчен «УДАР» исемле белгечләр тәкъдим иткән гади диагностик методикадан файдаланырга мөмкин:

1. У (Улыбка, Елмаю): кешедән елмаюын сорагыз. Әгәр елмаю асимметрияле булса, бу инсультны күрсәтергә мөмкин.

2. Д (Движение, Хәрәкәт): пациентка ике кулын да үз алдына күтәрергә тәкъдим итегез. Әгәр бер як мускуллары зәгыйфьләнсә, кул түбән төшәчәк.

3. А (Артикуляция): төгәл сөйләшү сәләтен тикшерегез. Әйтелеш дикция бозылмыйча ачык булырга тиеш ("исерек сөйләме" булмасын).

4. Р (Решение, Чишелеш): теләсә нинди шикле билгеләр ачыкланганда, кичекмәстән ашыгыч ярдәмгә шалтыратыгыз!

Инсульт симптомнары гадәттә кискен, берничә секунд яки минут эчендә барлыкка килә. Түбәндәге төп билгеләргә игътибар итү мөһим:

   Йөзнең, кулларның яки аякларның телсезлеге яки зәгыйфьлеге, бигрәк тә берьякта гына булуы.

   Буталган аң, сөйләм белән авырлыклар яки сөйләмне аңламау.

   Бер яки ике күзнең дә күрү сәләте бозылу.

Башка кабер билгеләр килеп чыккан очракта, медик ярдәмен бик тиз арада таләп итәргә кирәк: - әйләнү;

- тәңгәллекне югалту;

- хәрәкәтләр.

“Әгәр пациент өянәк башланганнан соң беренче өч-дүрт сәгать эчендә медицина ярдәме алса, дәвалаудан нәтиҗә бик яхшы була!”

 Бу симптомнар гадәттә бик көчле баш авыртуы белән бара, шулай ук кайвакыт күңел болгану һәм уксыту күзәтелә ала. Әгәр пациент өянәк башланганнан соң беренче өч-дүрт сәгать эчендә медицина ярдәме алса, дәвалаудан нәтиҗә бик яхшы була! Теләгән медицина ярдәменең шундый дәрәҗәдә югары булуын искә алып, бу очракларда якын-туганнарга әлеге билгәләрне аңлап, дулкынланмау һәм зарарсыз ярдәм күрсәтергә кирәк. Хәзерге вакытта медицина өлкәсендә өстенлекле техникалар кулланыла, шуңа күрә диагнозны тез генә һәм дөреслек белән белергә мөмкинлек бар. Әгәр сезнең якыныгыз яки таныш булмаган кешедә мондый симптомнар күзәтелсә, гомерегезне саклый торган чараларны тәэмин итү өчен кыска вакыт аралыгы белән медик ярдәмнән файдаланыгыз.

Сорауларга җавапны Розалия Харисова бирде. Ул Татарстандагы “Республика Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ) табибы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Милли медицина тикшеренү үзәге материалларына нигезләнеп язылган.

«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ) халыкны гигиеник өйрәтү һәм тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук консультатив-савыктыру эшчәнлеге өлкәсендә әйдәп баручы оештыру-методик үзәк булып тора.

 

 

 

Хәбәрне матбугатка әзерләде Гамил Нур ( Гамил Гыйбадуллин, Гамил Гибадуллин, Гамиль Нур, Амиль Нур, Амил Нур). "Сәламәтлек", "Наше здоровье" газеталарын, "Сәламәтлек календаре" чыгаручы, тыйбби китаплар авторы, 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе