Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете белән котлый

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм җәмәгать!

БӘЙЛЕ
2016 Сен 12. Фото:dumrt.ru

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык татарстанлыларны һәм дөнья мөселманнарын мөбарәк Корбан гаете белән ихластан котлыйм! Олуг бәйрәмебез – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Корбан - шөкернең иң ачык чагылышларының берсе һәм Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәт. Коръәндә бу хакта: “Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал”, - диелә. (Кәүсәр сүрәсе, 2 нче аять).

Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Аларның (корбанга чалынган хайванның) ни ите, ни каны Аллаһыга түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә”. (Хаҗ сүрәсе, 37 нче аять) Гыйбадәт савабы алу өстенә, мөселман кешесе мескен-фәкыйрьләргә дә хәл кадәре ярдәмен җиткереп, җәмгыятьнең бермәдлеген куәтләүгә үзеннән өлеш кертә.

“Хаҗ” сүрәсендә әйтә: “Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә ризык булырга тиешле, дүрт аяклы малларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Сезнең Раббыгыз – Ул бердәнбер - Аллаһ. Шулай булгач, Аңа тәслим итегез. (Ий, Мөхәммәд) син ихлас күңеллеләрне һәм тыйнак итәгатьчеләрне сөендер. (“Хаҗ” сүрәсе, 34 нче аять)”, - ди.

Бу көнне хаҗиларыбыз хаҗ гыйбадәтенең төп гамәлләрен тәмамлап, ихлас күңелләре белән Кәгъбада очраша. Кардәшләребез бөтен тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, туган җирләреннән меңләгән чакрым читтә Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп хаҗ кыла, Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет багълап Корбан чалу йоласын башкара.

Пәйгамбәребез (ﷺ) бер хәдисендә әйтә: “Аллаһ каршында көннәрнең иң бөеге – Корбан бәйрәменең беренче көне”, - ди.

Бүген без дә миллионлаган мөселманнар кебек Корбан гаетенә шатланып, тәкбирләр әйтеп мәчетләргә җыелабыз һәм Аллаһка гыйбадәт кылабыз. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, татарстанлылар! Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын! Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгаләгә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы

мөселманнары Диния

нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе