Болгар ислам академиясе – Россиядәге барлык ислам югары уку йортлары өчен сынау - Р.Мөхәммәтшин

Казан федераль университетның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә «Дин гыйлеме - экстремизм һәм терроризмны булдырмый калуның бер алымы» темасына Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере оештырылды.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 23. Фото:dumrt.ru

Өчьяклы сөйләшүдә Татарстан мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин (Казан), Россия мөфтиләре Советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов (Мәскәү), Кырым мөфтие урынбасары Әсадуллаһ Баиров (Симферополь) һәм журналистлар катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин республика мәчетләре каршында оештырылган курсларда уртача 30 меңләп кешенең дини белем алуын һәм аларга 1200 мөгаллим сабак бирүен билгеләп үтте.

"Әлеге саннар Татарстанда дини мәгарифнең торышын һәм ихтыяҗның нинди булуын күзалларга ярдәм итә, - дип әйтте ул. - Шул ук вакытта ислам мәгариф системасы, белем бирү белән беррәттән, идеологияне дә формалаштыра. Сер түгел: хәзер мөселман дөньясы авыр заманнар кичерә һәм башка илгә дини белем артыннан киткән кешенең чит идеология ияртеп кайту проблемасы да бар. Шуңа күрә Россиядә ислам мәгарифен үстерү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала" - диде ректор.

Сөйләшү кысаларында Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе проектына тукталып, аның базасында мөселман өммәте өчен магистрлар һәм докторлар әзерләнәчәген билгеләп үтте. Федераль проект булганга күрә, биредә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар белем алачак. Әмма аларның саны чикле булыр дип көтелә. Яңа уку елында академиядә 20-30 кеше укыр дип планлаштырыла. Аларның унбише магистр программасы буенча белем алса, 5 докторлык урыны да каралган.

“Болгар ислам академиясенең эчтәлек өлеше концепциясенә мәдрәсәдә, аннан соң ислам югары уку йортларында алынган дини белемнәрне дәвам итү идеясе салынган. Шуңа күрә Россия ислам мәгарифенең бурычы академия өчен лаеклы абитуриентлар әзерләп чыгару. Академия ачылгач, безне вузны ябу турында сүз бармый. Гомумән алганда, Болгар ислам академиясе – Россиядәге барлык ислам югары уку йортлары өчен сынау. Монда вуз тәмамлап чыккан белгечләрнең сыйфаты карала”, - диде ректор.

Рәфыйк Мөхәммәтшин видеокүпердә катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның куренекле дин галимнәребезнең мирасын торгызу һәм дәвам итү турындагы сүзләрен дә искә төшерде. "Моны ничек эшләргә? Бу сорау әлегә ачык кала. Безнең белгечләребез юк. Моңа Болгар ислам академиясе булышырга тиеш. Бүген, мәсәлән, Малайзия һәм Марокко илләрендәге югары уку йортлары белән уртак уку-укыту программаларын кертү һәм "икеләтә" диплом бирү мөмкинлеге карала. Шулай итеп, 2017 елның сентябреннән дини мәгариф системасы яңа үсеш баскычына күтәреләчәк һәм эшләячәк, дип әйтеп була", - диде Р.Мөхәммәтшин.

Р.Мөхәммәтшинның дин галимнәренең юлын дәвам итү зарурлыгына кагылышлы фикерен Кырым мөфтие урынбасары Әсадуллаһ Баиров та куәтләде. "Экстремистлар яшьләрнең дин һәм үз гореф-гадәтләре турында гади генә нәрсәне дә белмәвеннән оста файдалана. Шуңа күрә Россиядә ислам мәгарифен үстерү бик мөһим. Әгәр дингә үзебез өйрәтмәсәк, моны башкалар эшләячәк. Ялган вәгазьчеләрдән үзеңне динең һәм милли гореф-гадәтләрең турында сыйфатлы белем эстәп кенә саклап калып була. Кырым яшьләренең күбесе белем алу өчен Казанга китә. Без мәзһәбләребез, рухыбыз һәм тамырларыбыз буенча бик якын", - диде ул.

Видеокүпердә катнашучылар шулай ук чит илдә белем алу хакында да фикерләште. Рәфыйк Мөхәммәтшин бу уңайдан: "Чит илдә белем алу шулай ук бик мөһим. Россиядә гарәп һәм төрек милләтләрен өйрәнүче белгечләргә кытлык бар... Үз илеңдә белем алу турында гына уйлау киләчәккә карап эш итмәү була. Әмма чит илдә дини белемне дөньяга карашы формалашкан һәм чит йогынтыга дучар булмаган магистрлар һәм докторлар алса, максатка ярашлы булырдыр. Болгар ислам академиясенең төп бурычы шундый дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүдән гыйбарәт тә инде", - диде.

Видеокүпер матбугат очрашуы белән тәмамланды.

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе