
"... һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды», – ди Аллаһы Тәгалә, ягъни дөньяда үзенә күрә бер тәңгәллек, тигезлек булсын өчен үлчәүне билгеләдем, ди. «Үлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен», – ягъни шушы бар булдырылган тигезлекне боза күрмәгез", – ди Аллаһы Тәгалә. («Әр Рахмән / Рәхимле», 55:7-8).
Иң беренче үзегезнең тормышыгызга карагыз, ягъни тормышыгыздагы эшләрегездә үлчәүләрегезне боза күрмәгез, сүзләрегезне үлчәп сөйләгез. Сату-алу эшендә булсагыз, үлчәүләрегезне төгәл итеп, ялганламыйча, тиешенчә, дөрес итеп тотыгыз, ди. Эшләрегездә, хәрәкәтләрегездә дә һәм тормышта булган тирә-юньдәге, бу дөньяда Аллаһы Сөбханәһу вә Тәгалә безгә насыйп иткән бөтен нәрсәләрдә үлчәүне бозмагыз, үлчәүдән чыкмагыз, һәрбер нәрсәне үлчәп эшләгез, һәрбер нәрсәдә тигезлек булдырыгыз, ди. Коръәни Кәримдә Раббуль Гыйззә яшәешне, тормышны ике бүлектән булдырганлыгын, ягъни дөньяви һәм әхрави, дип безгә аңлата. Дөньядагы яшәгән тормышыгыз өчен сез ахирәттә җавап бирәчәксез, ди. Ягъни дөньяны да, ахирәтне дә Аллаһы Тәгалә шушы үлчәүгә салды.
Үлчәүнең, тигезлекнең бер ягында дөнья булса, икенче ягында ахирәт булырга тиешлеген белдерә. Ягъни без, яшәешебез, тормышыбызда һәрдаим төгәл урталыкны тотарга кирәклекне исебездән чыгармаска тиеш булабыз.
Бүгенге көндә безнең араларыбызда кайберәүләрнең: «Мин бернәрсәдән курыкмыйм, бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә куркам һәм фәкать ахирәт өчен генә яшим. Шуңа күрә мин җәннәткә керәчәкмен», – дип әйткәннәрен еш ишетергә туры килә. Ләкин шуны онытмаска кирәк, җәннәткә Аллаһы Сөбханәһу уә Тәгалә кертсә генә кереп була бит. Ахирәт өчен генә яшим дип, дөньядан тулысынча баш тарту Аллаһы Тәгаләнең ачуын чыгарыр, ди Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм. Ул күкләрне биек итеп, күз колачлый алмый торган дәрәҗәдә югары биеклеккә күтәргән дә, «уә уәдәгаль мизан», – ягъни җирләрдә, күкләрдә билгеле бер тигезлекне, балансны сакларлык үлчәвен билгеләгән. Үлчәү бер якка китсә, дөрес булмый бит.
Тигезлек сакланырга тиеш. Шул турыда без намазларыбызда да көненә биш мәртәбә әйтәбез. «Әттәхийәт»тән, «Салават»тан соң «Раббанә әәтинә фитдунйә хәсәнәтән уә фил әәхыйрати хәсәнәтән уәкыйнәгәзәбәннәр», ягъни «Раббым, дөньяда хәерле тормыш бир. Раббым, Син безне Ахирәттә дә ташлама, Ахыйрәттә дә хәерле тормыш бир», – дибез.
"Шура" альманахыннан.