
Җәрир бине Габдуллаһ риваять кылуы буенча, Аллаһның Илчесе: “Кешеләргә мәрхәмәтле булмаучыга кодрәтле бөек Аллаһ мәрхәмәтле булмаячак”, - дип әйткән. (Бохари, Мөслим). Аллаһның бәндәсе Аның рәхмәтенә бик тә мохтаҗ һәм ул рәхмәттән башка бер мизгел дә тора алмый. Чөнки кеше әлеге рәхмәт ярдәмендә бәхетле яши. Төрле бәла-казалардан котыла.