Изге җомга көннәре мөбарәк булсын! Күршеләр белән дус яшик!

Күрше - ул өйләрнең янәшә терәлеп торуыннан гына гыйбарәт түгел, транспортта, эштә яки сыйныфта бергә утырган кеше дә күрше булып санала. Күршеңә изге мөнәсәбәттә булу иман билгесе икәнлеккә дәлил булып Пәйгамбәребез (с.г.в.)хәдисе килә.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 28. Фото: islamnews.ru

Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә иман китерсә, күршесенә изгелек кылсын (Әбү Дауд риваять иткән). Күршеләрне сүз белән рәнҗетү яки гамәл белән җәфалау - гөнаһ гамәл.

Күршелек хакы җәфаламаудан гына гыйбарәт түгел, бәлки аларның холыкларына түзү, сабыр булу, холыксызлык күрсәтсәләр дә, аларга игелек күрсәтү. Күпләребез Мөхәммәд пәйгамбәрнең яһүд күршесе турындагы хикәятне хәтерлидер. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең күршесе яһүд һәр көн иртән аның капка төбенә чүп-чар чыгарып ташлый торган булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр һич кенә дә зарланмаган, күршесенә бер сүз дә әйтмичә, чүпне алып куя торган булган. Ә бервакыт капка төбендә чүп-чар күренми башлаган. Пәйгамбәребез, күршесе өчен борчылып, хәл белергә кергән. Баксаң, ул чирләп киткән икән. Шуннан яһүд күрше иман китергән.

Пәйгамбәр (с.г.в.): "Җәбраил күрше хакында шулкадәр васыять кылды ки, хәтта күрше күрше малына варис булачагы хакында Аллаһы Тәгаләдән әмер киләчәк дип уйлый башладым", - дип әйткән.

Ислам юлы белән баручы йомшак, киң күңелле мөселман кешесе күршесенең шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Һәм хәленнән килгәнчә ярдәм итә (хәдис).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе