
Шөкер итү - кешенең, үз хәленнән канәгать булып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәте белдерү, димәктер. Шөкер итү - кешене барлыкка китергән бөек зат - Аллаһы Тәгаләне олылаудыр. Аллаһы Тәгалә биргән чиксез күп нигъмәтләрнең кыйммәтен аңлап, аларны Аллаһ юлында кулланудыр.
Коръәндә, хәдисләрдә шөкер итүгә кагылышлы дәлилләр күп бирелә. Мәсәлән, "Ибраһим" сурәсенең 34 нче аятендә: "Аллаһның нигъмәтләрен санарга тотынсагыз, санап бетерә алмассыз", - диелә.
Пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Аллаһ колына бер нигъмәт бирсә, кол да: "Әлһәмдүлилләһ", - дисә, бу нигъмәтнең шөкерен үтәгән булыр. Кол икенче мәртәбә: "Әлһәмдүлилләһ", - дисә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең савабын арттырыр. Өченче мәртәбә "Әлһәмдүлилләһ", - дисә, ул кешенең гөнаһларын гафу итәр", - ди.
Кеше шөкер итсә, Аллаһы Тәгалә аның күңеленә - канәгатьлек, тормышына рәхәтлек һәм тынычлык бирер. Шөкер кылмаучылар күпме баесалар да, күңелләре кайгыдан котылмас. Чөнки шөкерсез малның һәм гомернең бәрәкәте булмас.