
Мөселман кешесенең һәр гадәте башкалардан аерылып торырга тиеш.
- Миңа сине һәр көнне ураза тотып, төннәр буе намаз укып чыгасың, дип җиткерделәр. Дөресме бу? - дип сорый Пәйгамбәребез (с.г.в).
-Әйе, Аллаһы илчесе.
- Алай эшләү кирәкмәс.
- Син ураза да тот, эшлә дә, тәнгә зыян китермә. Йокла да, төнге намазларыңны да укы. Синең тәнеңнең дә үз хакы бар. Синең күзләреңнең дә хаклары бар. Синең хатыныңның да синдә хакы бар. Синең кунакларыңының да синдә хакы бар", - дип аңлата Пәйгамбәребез (с.г.в.). (ХӘДИС).