
“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә Башкортостан Республикасының Октябрск шәһәреннән “Пакер” оешмасы генераль директоры Марат Нагуманов, “Пакер” оешмасы хезмәткәре Дамир Вәлиев, Казаннан Әлмира Сираҗетдинова, Гөлнур һәм Гүзәл Әхмәтшиналар булып китте.
Тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышканнан соң, Марат Нагуманов журналистларга хис-кичерешләрен җиткерде.
- Мин мондагы эшчәнлеккә шаккаттым. Мин аңарчы бик күп кешеләр белән аралаштым, Марат Кабаев та үз киңәшләрен бирде.
Татарстан - әйдәп баручы бит ул. Минтимер Шәрип улы, Рустәм Нургали улы тарафыннан күп нәрсәгә нигез салынган, хәзер дә күп эшләнелә.
Чынлыкта мин эшләргә теләгән әйберләр монда тормышка ашырыла инде, бу исә бик тә яхшы. Шунысы куандыра: бу эшләр зур күләмдә эшләнә. Мин үзебездә нәрсә эшләнгән дә, монда нәрсә эшләнгән дип чагыштырам.

Кешеләрнең нидер эшләгәнен күргәч, алардан өйрәнәсе килә. Мин һәрвакыт яхшы гына алырга яратам һәм үзем дә эшләргә тырышам. Әлбәттә, без башкарган эшләр әле бик аз дип саныйм. Мондагы кебек фондлар шулай эш алып бара икән, бу бик файдалы. Безнең дөньябыз үзгәрәчәк, кешеләр ягымлырак, шәфкатьлерәк булачак. Мин һәрвакыт кешеләрнең күзләренә карыйм. Алар аша бик күп нәрсәгә төшенергә була.
Без бик күп фондлар белән хезмәттәшлек итәбез. Бигрәк тә сәламәтлек, балачак мәсьәләләренә игътибар бирәбез. Сез кешеләргә булышасыз, инвалидның да башкалар шикелле үк кеше икәнлеген исбатлыйсыз. Инвалидлар белән эшләүчеләр, алар өчен тренажер заллары ачучылар бар. Менә шундый инициативалар күбрәк булырга тиеш! Чит илләр ни өчен алда бара? Чөнки анда кешеләргә башка төрле караш.
Һәр эшне вак-вак адымнардан башлап җибәрергә кирәк. Ә монда (“Ярдәм”дә – ред.) бик зур адымнар ясала. Минем өчен бу авыррак. Ә вак-вак адымнарны барысы да ясый ала. Мин сезнең өчен шатланам.
Мин үзем дә фонд оештырырга һәм инициативалы кешеләргә ярдәм итәргә телим. Без башкарган эшләр игелекле һәм даими булырга тиеш. Сез кешегә тормышта үз урынын табарга мөмкинлек бирәсез. Мондый үзәкләрнең саны Россиядә меңләгән булырга тиеш. Бу бик җиңел эш түгел, монда әле коллектив тупларга, фикердәшләр җыярга кирәк. Сез монда кешеләрне милләтләргә бүлеп карамыйсыз. Бу хөрмәт хисләре уята.
Марат Нагуманов сөйләшү барышында аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәргә кирәк икәнлеген, алга таба “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды белән хезмәттәшлек юллары каралуын җиткерде.
Римма Гатина.