
Унсигезенче дәлил: Имам әш-Шәфигый (Аллаһ аңарга рәхимле булсын!): “Барлык яңалык кертүләр дә ике төргә бүленә. Аларның беренчесе – Коръәнгә, сөннәткә, иҗмагка (мөселман дин галимнәренең бертавыштан уртак фикергә килүе) һәм асарга каршы килүче яңалык кертүләр. (Асар - Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхәбәсе чыгарган дини фәтва яки Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аның аша тапшырылган сүзләре яки гамәлләре). Андый яңалык кертүләр юлдан язу булып торалар.
Икенчеләре – яхшы яңалык кертүләр, алар алда саналганнарның берсенә дә каршы килмиләр. Андый яңалык кертүләр рөхсәт ителәләр һәм мактауга лаеклар”, - дигән. Имам әл-Иззу бине Габд әс-Сәлам, ән-Навави, бине Асирлар да яңалык кертүләрне без алда күрсәткән төрләргә бүленәләр дип язалар.
Унтугызынчы дәлил: шәригать дәлилләренә туры килгән һәр игелекле гамәл, аны кулланышка кертү шәригатькә каршы килүне максат итеп куймый. Әгәр дә анда тыелганнар булмаса ул дингә кабул ителә.
Бездән алда яшәгән тәкъва мөселманнар (сәләфсалихун) боларны башкармаганнар, дигән фикер, гомумән, дәлил була алмый. Бу киресенчә дәлилләрнең булмавын аңлата. Һәм дә бу диннең нигезләрен (үсүл) өйрәнү белән шөгыльләнгән кеше өчен, гомумән, сер түгел. Безгә кануннар урнаштыручы – Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), аны башкарган кешегә савап вәгъдә иткән, чөнки аның хәдисендә шулай диелгән. “Исламга яхшы традиция керткән кеше аның өчен һәм аның үрнәгенә ияргән кешеләрнең савабын алыр. Бу вакытта аның артыннан барган кешеләрнең саваплары кимемәс”, - диелгән Мөслим тапшырган хәдистә.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).