Унберенче дәлил: Мәүлид – ул бар илләрнең дә дин галимнәре һәм мөселманнары хуплаган гамәл. Аны җир шарының һәр почмагында билгеләп үтәләр, аны билгеләп үтү Шәригать буенча да (бине Мәсгуд әйтеп калдырган хәдис буенча урнаштырылган кагыйдәдә) таләп ителә.
Ул хәдистә шулай диелгән: “Мөселманнар яхшы дип исәпләгән һәр нәрсә Аллаһ алдында да яхшы, мөселманнар начар, лаексыз исәпләгән әйберләр – Аллаһ каршында да начар, лаексыз”. Бу хәдисне имам Әхмәд тапшырган.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).