
Уналтынчы дәлил: Мәүлидне билгеләп үтү, гәрчә ул ул Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) чорында булмаса да, яңалык кертү булып тора. Тик яхшы яңалык. Чөнки ул Шәригать дәлилләренә һәм абсолют кагыйдәләргә туры килә. Мәүлид аның состав өлешләре буенча түгел, ә аны үткәрү формасы, ягъни аны үткәрү өчен кешеләрне махсус җыю буенча яңалык кертү. Чөнки Мәүлидне билгеләп үткән вакытта булганнарның барысы да Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вакытында булганнар. Бу турыда мәүлид файдасына без китергән уникенче дәлилдә бар.
Унҗиденче дәлил: кешеләрне җыю кебек, Исламның башлангыч чорында булмаган, ләкин аның структур өлешләре ул вакытларда булган һәр гамәл шәригать буенча зарур гамәл булып исәпләнә. Чөнки ул законлы өлешләрдән тора. Ә законлы өлешләрдән торган һәр әйбер үзе дә законлы була. Һәм бу беркем өчен дә сер түгел.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).