
Хөрмәтле дин кардәшләр! “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы сезне Мәүлид ае керү белән котлый. Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешүегезне теләп кала.
"Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12нә каршы кичендә (быел милади буенча 29 нчы ноябрьдән 30на каршы кичкә туры килә) дөньяга килгән. Без – мөселманнар - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең үрнәгенә ияреп, сабырлык, игелеклелек,мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләргә тиешбез.
Бер гарәп шагыйре: “Мөхәммәд пәйгамбәрнең исемен искә төшерү генә дә өскә хушбуй сөртү кебек”, - дип әйткән. Аның турында никадәр генә сөйләсәң дә, күңелләр туя торган түгел. Чыннан да, ул бик бөек шәхес, нурлы бер кеше, Аллаһның бер сөекле илчесе иде. Мөхәммәд пәйгамбәрнең эчке һәм тышкы дөньясы тулы Коръәнгә тиң иде.
Мөхәммәд пәйгамбәр 201 асыл сыйфатка ия булган. “Һәр мөселман Пәйгамбәребезгә хас булган асыл сыйфатлар турында уйланырга тиеш. Ул рәхимле һәм шәфкатьле иде, тәненә таш атучыга да, битенә төкерүчегә дә мәрхәмәте белән карый иде”, - дип, дин әһелләре мөселманнарны ата-аналарына, балаларына, юлдагы мосафирларга карата рәхимле булырга чакыра.
Хәнәфи мәзһәбе буенча бөтен ай буена Мөхәммәд Пәйгамбәрнең изге эшләре турында сөйләнелә, Мәүлидләр укытыла, салаватлар әйтелә. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Бу бәрәкәтле көннәрдә Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да тынычлык, иминлек сорыйбыз.
Рабигуль-әүвәл ае буена "Ярдәм" мәчетендә өйлә намазы алдыннан сөекле Пәйгамбәребезнең тормыш юлына багышланган дәресләр уздырылачак. Лекцияләрне "Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов алып барачак.
"Татар-Ислам" мәгълүмат агентлыгы.