Мөхәммәд галәйһиссәләмнең могҗизалары Кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк

Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм: “Мин пәйгамбәрләр арасында нәкъ йорт салган кеше шикелле. Бер кеше йортны бик яхшы итеп, камил итеп, бик матур итеп салды да бер урынында бер кирпечне куймыйча калдырды. Кешеләр исә йортны әйләнеп-әйләнеп карый башлагач, гаҗәпләнеп: “Әгәр бер кирпечне урынына куйсалар, бу йорт тагын да яхшырак, камилрәк, матуррак булыр иде,” – диделәр. Мин исә шушы кирпечне урынына куючы булдым”, - дип әйтте.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 28. Фото:islam-today.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләмгә күңелебездән чыккан туктаусыз дога-сәламнәребез, салават-шәрифләребез булсын.

Мөхәммәд галәйһиссәләмнең могҗизалары Кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк. Башка пәйгамбәрләрнең могҗизалары вакытлыча гына булган. Рәсүлүллаһның могҗизаларының кайберләрен искә төшерик.

Хәзрәти Ибне Мәсгуд радыйяллаһү ганһү: “Без Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм белән ашап утырдык һәм ризыкның тәсбих әйткәнен ишетеп тордык”, - дип сөйләгән (Әл-Бохари җыентыгында китерелгән хәдис-шәрифләрдән).

Җәбир ибн Сәмүра радыйяллаһү ганһү: “Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм болай диде: “Үземә пәйгамбәрлек килгәнчегә кадәр, Мәккәдә миңа сәлам әйтеп торган ташны беләмен. Аның хәзер кайда икәнлеген дә беләмен", - дигән. Шулай мөхтәрәм Рәсүлүллаһ галәйһиссәләмгә хәтта таш та сәлам әйтеп торган”, - дип әйткән. (Бу хәдис Мөслим җыентыгында китерелгән).

Гали радыйяллаһү ганһү сөйләвенчә, ул пәйгамбәребез галәйһиссәләм белән Мәккә тарафларында булган вакытта, юлда очраган таулар булсынмы, ташлармы – һәрнәрсә: “Әссәләмү галәйкә, йә Рәсүлүллаһ”, - дигән.

Һәм Рәсүлүллаһның могҗизалары – бармаклары арасыннан чишмә бәреп чыгу, бик аз булган ризыкның күбәюе.

Могҗизаларның иң зурысы, әлбәттә ул Коръән – Аллаһның китабы һәм сүзләре.

Аллаһы Тәгалә әйтте: Мөхәммәд сезнең ирләрегездән беркемнең дә атасы булмады! Ләкин ул – Аллаһның рәсүле һәм пәйгамбәрнең мөһере. Аллаһ һәрнәрсәне белә! (Чыннан да, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өч ир баласы булган. Болар Касыйм, Ибрахим, Габдуллаһ исемле балалар иде. Һәрбарчасы да кечкенә чакларында вафат булган. Шуңа күрә дә бу аять - пәйгамбәребезнең корәешләр арасында бер аерым урында булуына ишарә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән “балалары, нәселе юк” дип көлгән кешеләрнең исә, тарих моңа шаһит, ике-өч буын арасында үз нәселләре кырылган һәм корыган.

Әбү Һурайра радийяллаһү ганһүдән тапшырылган хәдистә әйтелә: Рәсүллаһ галәйһиссәләм: “Мин пәйгамбәрләр арасында нәкъ йорт салган кеше шикелле. Бер кеше йортны бик яхшы итеп, камил итеп, бик матур итеп салды да бер урынында бер кирпечне куймыйча калдырды. Кешеләр исә йортны әйләнеп-әйләнеп карый башлагач, гаҗәпләнеп: “Әгәр бер кирпечне урынына куйсалар, бу йорт тагын да яхшырак, камилрәк, матуррак булыр иде,” – диделәр. Мин исә шушы кирпечне урынына куючы булдым”, - дип әйтте. (Хәдис Әл-Бохари, Мөслим, Ән-Нәсаи җыентыкларында кертелгән).

Инде, мәхтәрәм җәмәгать, аңлавыгызча, бу йорт Аллаһның шәригате, диненнән гыйбарәт. Ахыргы кирпеч исә - Ислам дине һәм аны урынына куючы Пәйгамбәребездән соң башка бер пәйгамбәр дә юк, дин тапшырылу тәмамланды. Аллаһы Тәгалә алдында хак дин – бер дин – Ислам дине генә. Һәм башка тәгълиматлар гамәлдән чыкты. Пәйгамбәребез: “Өммәтем арасында ялганчылар булачак: аларның утызы үзләрен пәйгамбәр дип йөртерләр. Мин – пәйгамбәрләрнең ахыргысы, пәйгамбәрлек өстенә куелган мөһер, миннән соң башка пәйгамбәр булмас”, - дигән. (Бу хәдис Сәүбәннән тапшырылган).

И иман китереп инанучылар! Аллаһны күп зикер белән искә алыгыз! (Аллаһы Тәгаләгә карата ничек зикердә булырга тиешбез? Тәсбих (сүбехәәнәллааһ), тәхмид (әлхәмдүлилләәһ), тәһлил (ләә иләәһә илләллааһ), тәкбир (Әллааһү әкбәр) әйтү – барысы да зикер.

Әбү Сәгыйть әл-Худридән китерелгән хәдистә болай диелә: “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында бәндәләрнең кайсылары иң фазыйләтле, дәрәҗәле булыр икән?” – дип сораганнар. Ул: “Аллаһны күп итеп зикер кылучылар”, - дип әйткән. Янә: “Йә Рәсүлүллаһ! Аларның хәтта Аллаһ юлында сугышучыларга караганда да дәрәҗәләрен артыграк булырмы?” – дип сораганнар. “Әйе, хәтта кәферләр һәм мөшрикләрне кылычы белән бәреп яраланып, канга буялып бетсә дә, зикер кылучылар аңа караганда бер дәрәҗәгә артыграк булырлар”, - дигән җавап алганнар.

Ибне Габбас радыйяллаһү ганһү: “Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйтте: “Монафыйклар сезгә риячылар, дип әйткәнче, Аллаһ турында зикердә булыгыз”, - дигән. Шулай булгач, зикерне күп әйтү дә, кешеләр арасында зикердә булу да берничек тә рия гамәлләрдән хисапланмас икән).

Иртәсен дә, кичен дә Аңа тәсбих әйтегез! (Әбү һүрайра радыйяллаһү ганһү тапшырылган хәдис-шәрифтә Рәсүлебез салләллаһү галәйһи үә сәлләм: “Кем дә булса көненә йөз мәртәбә “Сүбехәәнәллааһи үә бихәмдиһии” дигән сүзләрне әйтсә, диңгез күбеге кадәр гөнаһлары булса да, кичерелер”, - диелгән.

Әбү Шәйбә ибне Сәгъд әйтүенчә, алар Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм белән бергә булганнар: “Ул бездән: “Кем дә булса сезләрдән көненә мең әҗер-сәвапка ирешүдән гаҗиз булырмы икән?” – дип сорады. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: “Аллаһы Тәгаләгә йөз мәртәбә тәсбих әйтү белән мең әҗер-сәвап язылып куяр, мең хата юкка чыгар”, - дигән).

Ул шул ки, кем сезне золымлык караңгылыгыннан нур яктылыгына чыгарыр өчен Үзе дә һәм Аның фәрештәләре дә фатыйха бирәләр. Ул иман китереп инанганнарга карата рәхимле. (Хәзрәти Гыйкримә сөйләвенчә, “Аллаһның салаваты – Аның мәрхәмәтлелеге, фәрештәләрнең салават әйтүе исә - истигъфар”. Шунысы да мәгълүм ки, бәни Исраил Муса галәйһиссәләмнән: “Синең Раббың салават укыймы соң?” – дип сораганнар. Муса галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә вәхи илә: “Йә Муса! Әйе, диген кавемеңә, Мин салават әйтәм, Минем салаватым – мәрхәмәтем ачулануыма караганда алдан булудан гыйбарәт”, - дип ирештергән. Аллаһның сүзе хак: Аллаһы Тәгалә - тәүбәләрне кабул итүче, гафу итүче, шәфкатьле, мәрхәмәтле булучы зат.

Аны очратачак көнне аларның исәнләшүләре “Сәлам!” булыр. Һәм Ул аларга күркәм әҗер әзерләде. (Бу “сәлам” сүзен мөэминнәр үлем фәрештәсенә җан тәслим кылгач әйтерләр. Аллаһы Тәгалә исә ул мөэминнәргә вәгъдә ителгән җәннәткә ирештерәчәк).

И пәйгамбәр! Без сине шаһит һәм сөендерү хәбәрен җиткерүче, үгетләүче итеп җибәрдек. Аның изен-рөхсәте белән Аллаһка өндәүче итеп һәм нурландыручы яктырткыч итеп! Иман китереп инанучыларны сөендерү хәбәре белән шатландыр: аларга – Аллаһның бөек фазылы. Һәм кәферләргә һәм монафыйкларга итагатьтә булма, аларның үпкәләрен ташла һәм Аллаһка тәвәккәллә, һәм Аллаһның вәкил булуы җитә төшкән! (Бу аятьләр иңгәч, Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм Гали һәм Мөгазга Йәмән тарафына юл тотарга әмер бирде. “Юлга чыгыгыз һәм шатлык хәбәрен тапшырыгыз, таралышмагыз, җиңел булсын, авыр булмасын сезгә бу эш”, - диде.

Моннан соң Мөхәммәд галәйһиссәләм шушы кырык бишенче һәм кырык алтынчы аятьләрне укыды. “Мин - өммәтемемә шаһит булучы, җәннәткә ирешүчеләрнең шатлык хәбәрен ирештерүче, уттан кисәтүче, нурлы яктырткыч, Коръән илә “ләә иләәһә илләллааһ” кәлимәсенә өндәүче. Ибн Габбас радыйяллаһү ганһү искә төшергәнчә, Рәсүлнең дошманнары Гутбә, Шәйбә, Әбү Җәһил һәм башкалар да: “Син Рәсүлүллаһ булсаң, өстебездә кояш томалансын, күкләр үзебезгә газап китерсен яисә һавадан өстебезгә яңгыр шикелле таш коелсын!” - дигәннәр. Рәсүлүллаһ галәйссәләм: “Юк! Мин сезне өндәүче, шатлык хәбәрен ирештерүче, кисәтүче пәйгамбәр буларак җибәрелдем", - дигән. (Ләкин газапка ирештерүче буларак түгел дигән мәгънәдә). (Әл-Әхзәб сүрәсе, 40-48 аятьләр).

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе