Корбан гаете көнне Казанда иртәнге сәгать 4тән йөри башлаячак транспорт исемлеге билгеле булды

Казанда 12 сентябрьдә – Корбан гаете көнне – мәчетләр аша узачак җәмәгать транспортының кайбер маршрутлары иртәнге сәгать дүрттә үк йөри башлаячак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Максат – гыйбадәт кылучыларны вакытында мәчетләргә алып барып җиткерү.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 05. Фото:inkazan.ru

Шулай итеп, 1, 2, 5, 6, 10, 10А, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35А, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74А, 75, 91 нче автобуслар иртәнге сәгать дүрттә үк йөри башлый.

Троллейбусларның 1, 2 һәм 12 нче санлылары да таңнан рейска чыга.

Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать алты туларга егерме минутта (5.40) башлана. Иртәнге сәгать алтыдан соң корбан чалырга тотыналар. Корбанны 12-14 сентябрь көннәрендә чалырга мөмкин.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе