Хиҗаптан йөрү гадәткә кергән төбәкләрдә аларны кияргә рөхсәт бирергә кирәктер дип саныйм - Евгений Бобров

Россия Президентының Кеше хокуклары буенча Советында мәктәпләрдә хиҗаптан йөрергә рөхсәт бирү турындагы мәсьәләне хәл итү хокукын төбәкләргә калдырырга тәкъдим ителгән. Бу хакта Милли яңалыклар хезмәтенә биргән әңгәмәсендә Совет рәисе урынбасары Евгений Бобров хәбәр иткән.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 01. Фото:http://wcons.net/

“Хиҗаптан йөрү Конституцияне бозу булып саналмый. Чөнки бездә дөньяви дәүләт һәм белем бирү эшчәнлеге дә кабул ителгән законнарга туры китереп алып барылырга тиеш. Әмма мин хиҗаптан йөрү гадәткә кергән төбәкләрдә аларны кияргә рөхсәт бирергә кирәктер дип саныйм”, - диде Бобров, әлеге пунктны “Мәгариф турында” (“Россия Федерациясендә мәгариф турында” – ред.) законга кертү зарурлыгын әйтеп.

Совет рәисе урынбасары Евгений Бобров әлеге вәзгыять турында Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре һәм дин әһелләре белән берлектә фикерләшү кирәк дип саный. Ул федерация субъектлары дәрәҗәсендә җайга салынырга тиеш, дип хәбәр итә Лента.ру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе