ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаковның әнисе вафат булды

ТР Президенты ярдәмчесе, Казанның хөрмәтле гражданины, экс-мэры Камил Исхаковның әнисе Исхакова Илһамия Газиз кызы вафат булды.Без Камил Исхаковның һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 12. Фото:macos.livejournal.com

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Исхаков нәселе тарихына кагылышлы архив һәм библиографик тикшеренүләр үткәргәннән соң, Исхаковларның нәсел башы XVII гасырның атаклы Байки (Майки) бигә барып тоташуын ачыклаган. Чыганакларда бу атаклы шәхес Чыңгызханның якын көрәштәше булуы әйтелә, әлеге нәсел агачының берничә версиясе бар. Генеологик материалларны анализлау һәм чагыштыру Камил Шамил улы Исхаковның бабасының әнисе ягыннан Исхаковлар шәҗәрәсен төзергә мөмкинлек биргән. Камил Шамил улы Исхаковның бабасы - мөселман дин әһеле Абдулла бин Ибраһим бин Исхак бин Ишимьяр.

Нәселнең төп линиясе менә болай килеп чыга: Камил – Шамил – Абдулла – Бибисәйдә – Мәргубә – Сәлимҗан – Шәмсетдин – Хисаметдин – Габделхәмит – Динмөхәммәт – Шигай – Мөхәммәт – Акман – Илкәй – Дуллаҗан – Әюб шәех – Хуҗа шәех – Юллык (Якуб?) шәех – Рамазан – Нурыш би – Байки (Майки) би.

Байки би Уйшин кабиләсенең башлыгы була. Ул татар, казах, каракалпак һәм башка төрки халыкларның этник тарихында якты эз калдырган шәхес. Ул Чыңгыз ханның көрәштәше булган, Җучи хан гвардиясе белән җитәкчелек иткән, Батый ханга хезмәт иткән. Моны XIII гасырда күренекле тарихчы Рашидетдинның “Җамиг әт-таварих” кулъязмасы раслый.

Байки бинең дәвамчылары Казан ханлыгының югары катлавына кергән, морзалар булган. Юллык (Якуб?) шәех, Хуҗа шәех, Әюб шәех урта гасыр дәүләтенең дини элитасын тәшкил иткәннәр. Алар зур дин белгечләре, дини фәннәрдән белем бирүчеләр буларак танылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Байки бинең күпсанлы дәвамчылары арасында зур дин белгече, дин эшлеклесе, мөфти Ризаэтдин Фәхретдин дә һәм дөньякүләм танылган композитор Софья Әсгат кызы Гобәйдуллина да бар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил Шамил улы Исхаковның бабалары башка туганнары ягыннан да берничә буын дәвамында имамнар, мөдәррисләр булган. Алар Татарстанда зур авыл мәхәлләләрен (берләшмәләрен) җитәкләгән. Россия мөселманнары арасында динне таратуга, Ислам мәгарифе һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән, дип хәбәр ителә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать ядкәрлеге директоры, тарих фәннәре кандидаты Р.Р.Хәйретдинов һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Р.Р.Салихов тарафыннан имзаланган документта.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе