Казанга халыкара җыенга килгән дин галимнәре башкала мәчетләре белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдергән

Казанга “Изге Коръәннең элекке һәм хәзерге аңлатмасы (тәфсире): “Коръәннең хәрби тема белән бәйле аятьләрен заманча тәфсир кылу” дигән II Халыкара ислам конференциясендә катнашу өчен килгән чит ил дин белгечләре “Ярдәм” мәчетендә булып китте.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 29. Фото:yardem.ru

Кунакларда күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге, гомумән, Казанның кунакчыллыгы яхшы тәэсирләр калдырган. Делегация әгъзалары, биредә җылы кабул иткәннәре өчен, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәт белдергән.

Ә инде “Корстон”да узган конференция вакытында җыенның модераторы, Татарстан Республикасының Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлмән кунакларның Казан мәчетләрендә булган вакытта (алар “Гаилә” мәчетен дә караган) биредәге эшнең алып барылышына, хәзрәтләрнең гамәлләренә соклануын хәбәр итте. Кунаклар сокланып кына калмаган, бу юнәлештә, хезмәттәшлек турында килешүләр төзеп, эшләргә теләген дә белдергән.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе