![](/_pu/190/61155022.jpg)
Бүгенге көндә Яңа татар бистәсе зиратында 50 дән артык татар дин әһеле, татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате һәм фәне күренекле шәхесләре күмелгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Салих Сәйдәшев, Әхмәтзәки Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Туфан Миңнуллин, Гәбделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. Татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән шәхесләр каберләре янында Коръән укылачак һәм дога кылыначак, аларның иҗат һәм тормыш юллары турында искә алыначак.
Остазларны искә алу көнне “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тарихы белән танышу һәм мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам ителәчәк дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
2005 елдан бирле “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәнең мөгаллимнәре һәм шәкертләре башлангычы белән дин әһелләре, галимнәр, язучылар каберләре янында Коръән укыла.