Казанда 24 ноябрьдә татар кызлары өчен беренче мәктәп ачкан Фатиха Аитова музее эшли башлый

Татар кызларын белемле итү өчен бөтен көчен куйган Фатиха Аитова музее Казандагы 12 нче кызлар гимназиясендә ачыла. Бу хакта музейны оештыруда башлап йөргән, мөслимә татар хатын-кызлары язмышлары белән якыннан таныш Тәэминә апа Биктимерова хәбәр итте. 12 нче кызлар гимназиясе Фатиха Аитова исемен йөртә.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 21. Фото:realnoevremya.ru/

Фатиха Аитова музее Казандагы татар кызлары гимназиясе оешуга 100 ел тулуга багышлап ачыла. Музейда Фатиха Аитова һәм укучылары, мәктәп, гимназия эшчәнлеге сурәтләнгән фотолар, кул эшләре һәм укучыларның формалары һ.б. куелачак.

Римма Гатина.

Билгеле булганча, XIX гасыр ахырларында Европа мәдәниятенең тәэсире, капиталистик мөнәсәбәтләр үсү, милли буржуазия барлыкка килү Россиядә иҗтимагый тормыш шартларын үзгәртә, прогрессив көчләр барлыкка килә. Халыкның хәлен үзгәртү өчен хәрәкәт башлана. Татарлар арасында башланган җәдитчелек хәрәкәте феодализмга каршы көрәшә, белемгә, яңалыкка омтыла, хатын-кыз мәсьәләсен хәл итүгә омтыла. Милләтне алга җибәрү, аң-белемле яшьләр тәрбияләү зарурлыгы туа. Андый яшьләрне тик аң-белемле, мәдәниятле аналар гына тәрбияли алуын аңлап, хатын-кызларны - булачак аналарны - укыту, мәдәниятле итү мәсьәләсе алга куела.

1905 елгы инкыйлаб чорында татар кызлары өчен булган мәктәпләргә яңалыклар кертүне яклаган хәрәкәт җәелә. Татар телендә чыга башлаган газеталар да әлеге мәктәпләрдә яңа уку тәртибе кертү һәм дөньяви белем бирү кирәклеген язып чыгалар. Шәһәрләрдә татар кызлары өчен яңа типтагы мәктәпләр ачыла башлый. Шундый мәктәпләрдән Казан шәһәрендә алданрак ачылган Ләбибә Хөсәения мәктәбен һәм Фатиха Аитова мәктәбен атарга була.

Аи́това Фатиха́ гимна́зиясе («Аит мәктәбе») - Казанда кызлар өчен беренче шәхси татар гимназиясе. 1909 елның 27 августында Казан губернасы халык мәктәпләре директоры М.Н. Пинегин рөхсәте белән Ф. Аитова тарафыннан башлангыч җәдид кызлар мәктәбе буларак ачыла. Ф. Аитованың мирас акчасына мәктәп өчен барлык таләпләргә дә туры китереп җиһазланган махсус ике катлы таш бина салына.

Мәктәпкә үрнәк итеп Буби һәм Ләбибә Хөсәения кызлар мәктәпләре алына, аларның тәҗрибәсе киң кулланыла. Укытучылыкка да аларда белем алган кызлар чакырыла. Мәктәп укучылары да, укытучылар да дәресләргә махсус киемнәрдән йөрергә тиеш була. Укучыларның көндәлек киеме - ак якалы коңгырт кызыл төстәге .күлмәк, кара алъяпкыч, алсу каймалы ак яулык; бәйрәмнәрдә - ак алъяпкыч, ә өлкән кызларга нәфис калфак кию тәкъдим ителә.

Укытучылар Европа модасы белән тегелгән ак челтәр якалы куе зәңгәр төстәге күлмәк һәм энҗеле калфактан йөргәннәр. Беренче уку елында мәктәптә 85 Казан кызы укыган. Соңрак аларның саны арта, читтән килеп укучылар да була. Алар өчен мәктәп ишегалдында махсус йорт - тулай торак төзелә. 1911 елда мәктәптә 120 дән артык кыз сабак алса, 1913-14 уку елында мәктәпнең биш сыйныфында 230 кыз белем ала. Аларны 9 мөгаллимә укыта - җидесе җиде сыйныфка беркетелгән була, икесе (рус милләтеннән) - рус теле укытучысы В. Ивлиева һәм кул эшләре мөгаллимәсе В.С. Моисеева. Бу гадәти булмаган хәлне Казан вице-губернаторы 1913 елның 26 ноябрендә эчке эшләр министрына җибәргән юлламасында аеруча басым ясап күрсәтә: «Бу мәктәп үзендә мөслимә мөгаллимәләр белән бергә рус укытучылары да эшләве ягыннан татарларда бердәнбер мәктәп булып тора; аның укыту программасы да чуарлыгы белән башкалардан аерыла».

Бу дәвердә мәктәп программасына инде татар теле һәм әдәбияты, арифметика, география, тарих, табигать белеме, дин сабаклары, рус теле, рәсем, матур язу һәм кул эшләре дәресләре кертелә, ягъни Аит мәктәбе гадәти башлангыч мәктәп кысаларына сыймый башлый.

1916 елның 29 октябрендә беренче милли кызлар гимназиясе ачыла. С. Аитов акчасына махсус төзелгән бинада урнаша. Гимназиянең укыту программалары дәүләт кызлар гимназиясе күләмендә төзелә. Монда татар, гарәп һәм рус телләре, гомуми һәм Ватан тарихы, гомуми һәм Русия географиясе, математика (арифметика, алгебра һәм геометрия), физика, табигать белеме, кеше анатомиясе һәм физиологиясе, гигиена, педагогика, ислам дине нигезләре, татарча (гарәпчә) һәм русча матур язу, рәсем һәм кул эшләре дәресләре була. Рус теле һәм әдәбияты, Русия тарихы һәм географиясе дәресләре рус телендә, калганнары татар телендә укытыла.

1916-17 уку елында мәктәптә 22 мөгаллимә һәм мөгаллим эшли. Алар арасында Казан югары хатын-кызлар курсларын тәмамлаган М.Ш. Әкимбәтова һәм М.С. Гобәйдуллина, Ләбибә Хөсәения мәктәбен тәмамлаган Н.Ш. Гайнуллина, Шумкова гимназиясенең 8 классын тәмамлаган М.М. Мөштәриева һәм М.Г. Сәгыйтова, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган Мөхетдин Корбангалиев, гимназия тәмамлаган В.С. Моисеева һ.б. була. Бу вакытта мәктәп өч бинага урнашып, анда 450 ләп кыз белем ала. Аитова гимназиясе 1918 елда икенче баскыч татар мәктәбе итеп үзгәртелә.

А.Х.Мәхмүтова тексты (http://tatarile.org/).

Әдәбият

Биктимерова Т. Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында. Казан, 2002; Девятых Л. Из истории казанского купечества. Казань, 2002; Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! (Джадидизм и женское движение). Казань, 2006.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе