Кадерле дин кардәшләр! Корбан гаете һәм изге җомга көннәре мөбарәк булсын!

Бүген меңләгән дин кардәшләребез иртә таңнан тәкбирләр әйтеп, чиста, пакь, яңа киемнәрен киеп, республикабыз мәчетләренә гает намазына барды. Корбан гаете һәм җомга көне – динебездә иң мөбарәк көннәр.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 01. Фото:dumrt.ru

Корбан гаете көнне иртәнге намазда мәчетләр шыгрым тулы булды. Һәркемнең йөзендә - бәйрәм шатлыгы, куану. Мөселманнар хәерле сәгатьтә сөенечле Корбан гаете көннәрен каршы ала.

Корбан гаете уңаеннан иң төп бәйрәм чарасы Татарстан башкаласының тарихи үзәгендә – Галиев мәчетендә алып барылды. Әлеге мәчет, дини комплекс, мәдрәсә татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, танылган педагог, мөдәррис Галимҗан Барудиның эшләве һәм җитәкчелек итүе белән истәлекле.

Бәйрәмебезне хөрмәтләп, быелгы гает намазы да мөхтәрәм кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, ил җитәкчеләре, күренекле милли зыялылар, дин эшлеклеләре, коръән-хафизлар катнашында узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәм намазын һәм гает хөтбәсен Татарстан мөфтие, Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Хәзрәт иң әүвәл Аллаһы Тәгаләгә чиксез мактауларыбызның һәм шөкраналарыбызның ирешүен теләде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм, аның хөрмәтле гаиләсе, барлык сәхабәләр, Аллаһының рәхмәтендә булып, күңел түрләребездән чыккан бәйрәм сәламнәребез ирешсә иде дигән теләктә бу көннең – Корбан гаетенең фазыйләтләре турында әйтелде. “Төрле илләрдә яшәүче ничәмә-ничә миллион мөселманнар кебек, без дә бүген изге Корбан гаетенә шатланып, тәһарәт-госелләр алып, пакь киемнәр киеп, тәкбирләр әйтеп, Аллаһы йортына җыелдык, – дип, Камил хәзрәт Кәламе шәрифтән аять китерде: “Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал” (Кәүсәр сүрәсе, 2 нче аять).

Ел саен корбан чалу – Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер кылып, тәква булып Аның рәхмәтенә якынаю өчен бер мөмкинлек. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Корбанга чалынган хайваннарның ни ите, ни каны Аллаһыга түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең бары тәкъвалыгыбыз гына ирешә.

Быел Корбан бәйрәме 1 нче сентябрьгә – Белем көненә туры килде, - дип искәртә мөфти үзенең бәйрәм вәгазендә. - Гыйлемгә омтылу, белемне ярату, мәгърифәтчелеккә ярдәм итү – динебездә бик тә хуп күрелә, яратыла торган эшләр.

Камил хәзрәт шулай ук мөнбәрдән халыкка Аллаһы Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия мәсьәләләре һәм динебез кыйммәтләре турында сөйләде. Аллаһы Тәгаләнең иң зур сынавы пәйгамбәрләргә, әүлияларга булганын һәм шуларның олысы Ибраһим галәйһиссәламгә туры килүен һәм корбан чалу йоласы безгә Ибраһим белән Исмәгыйльдән килүен хәбәр итүче кыйсса белән таныштырды. “Ибраһим галәйһиссәлам тарихы барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, вакытыбызны, көчебезне фида кылырга өйрәтә, - диде Камил хәзрәт. - Бу – барыбыз өчен дә үрнәк, нәсыйхәт һәм һәрбер мөселман кешесе өчен зур дәрес.

Камил хәзрәт Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам хәдисләре белән Раббыбыз кушканча яшәргә, гыйбадәтләрне үтәргә, мәрхәмәтле булырга чакырды.

Исламда Аллаһы Тәгаләгә якынаю, аның ризалыгына ирешү юлларының берсе корбан чалу булса, икенчесе – хаҗ гыйбадәте. Әнә шуңа күрә мөфти хәзрәт бәйрәм вәгазендә Изге Хаҗ сәфәрен кылучы дин кардәшләребезне дә искә алды: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: «Әгәр берәү хаҗ кылып бозыклык кылмаса – өенә анасы тудырган көндәге кебек гөнаһсыз булып кайтыр». Бүген – ягъни зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә – хаҗиларыбыз хаҗ гыйбадәтенең төп гамәлләрен тәмамлап, ихлас күңелләре белән Кәгъбәтуллага юнәлеп, тәлбия әйтәләр. Аллаһы Тәгалә шулай ук аларның изге эшләрен кабуллардан кылсын!”

Мөселманнар, тәкбир әйтеп, кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач гает намазы укыды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты. Корбанны 1 нче сентябрь көнне чала алмый калган кеше, гаетнең икенче яки өченче көнендә, ягъни 2-3 нче сентябрь көннәрендә дә чалса була. Казанда корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар эшли. Диния нәзарәте дә 2 меңнән артык сарык чалып, аларның итен “Зәкят” хәйрия фонды аша мохтаҗларга, инвалидларга һәм ятимнәргә таратачак.

Корбанлыкка кәҗә, сарык һәм сыер ярый. Сарык һәм кәҗә – һәрберсе – бер кешегә генә чалына һәм алар ким дигәндә 1 яшьлек булырга тиеш. Сыер, күп дигәндә, 7 кеше исеменнән чалынырга тиеш. 7 кешенең һәрберсенең нияте корбан чалудан булуы шарт. Әгәр араларыннан берсе итне сату нияте белән катышса, берсенең дә корбаны кабул булмас. Корбан ите 3 өлешкә бүленә: бер өлеше фәкыйрьләргә, икенче өлеше − кунакларны сыйларга яисә туганнарга, якыннарга таратыла һәм өченче өлеше өйдә калдырыла. Әгәр корбан чала торган кеше үзе мохтаҗ булса, үз гаиләсенә генә тоту рөхсәт ителә.

“Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Галиев мәчетендә үткәрелгән төп бәйрәм тантанасыннан турыдан-туры эфир алып барды хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе