Мәчет имамнары Корбан бәйрәмен ничек оештырулары өчен шәхсән җавап бирә - Татарстан мөфтие урынбасары

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе иҗтимагый тәртипне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Нәҗметдинов сүзләренә караганда, мәчет яннарын бәйрәмгә кадәр этләр белән тикшереп чыгачаклар. Аннан соң мәчет территорияләре полиция хезмәткәрләре тарафыннан сакланачак. 20 августтан мәчетләрне корбан чалуга әзерлек нисбәтеннән тикшерә башлаячаклар.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 07. Фото:dumrt.ru

ТР мөселманнырының Диния нәзарәтендә Казан мәчетләре имамнарының башкалада Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү турында киңәшмә узды. Киңәшмә Казанның Башкарма комитеты белән берлектә оештырылды.

Имамнар белән очрашуга Казан Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр буенча бүлек җитәкчесе Илнур Шакиров, Казанның Вахитов районы баш ветеринары Илгиз Камалов, “СӘРИЯ Био Индастрис Волга” ЧҖҖ җитәкчесе Антон Шишкин, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең гигиена һәм туклану бүлеге җитәкчесе Кадрия Шәрәфетдинова, аның урынбасары Рәмзия Галләмова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе иҗтимагый тәртипне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Нәҗметдинов килде.

Көн тәртибенә корбан чалуда эшләүчеләрнең эшен оештыру, корбан чалу мәйданчыкларыннан һәм җиһазларыннан дөрес файдалану, бәйрәм вакытында тәртип булдыру һәм биологик калдыкларны үтильләштерү өчен җаваплы махсус хезмәтләр белән эшләүгә кагылышлы мәсьәләләр тора иде.

Киңәшмәне Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ачып җибәрде. Ул имамнарга бәйрәмне һәм корбан чалу йоласын җайлы итеп оештыру өчен киңәшләр бирде. "Мәчет имамнары бәйрәмне ничек оештырулары өчен шәхсән җавап бирә. Бәйрәмне үткәргәннән соң, халыкта тискәре фикер калырга тиеш түгел", - дип, басым ясап әйтте ул.

Казанның Вахитов районы баш ветеринары Илгиз Камалов корбан чалу вакытында санитария-гигиена нормаларын үтәү турында сөйләде. Ул имамнарны: “Мәчет яннарын ит комбинатына әйләндерергә ярамый”, - дип кисәтте.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең гигиена һәм туклану бүлеге җитәкчесе Рәмзия Галләмова шулай ук корбан чалу өчен урыннарны эшкәртү һәм дезинфекцияләү, ветеринария-санитария экспертизасы уздыру кагыйдәләре, итне саклау шартларын үтәү, калдыкларны махсус савытларга җыеп түгү хакында тәфсилләп сөйләде.

Илнур Шакиров киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын, чүп контейнерларын дөрес кулланмаган очракта, мәхәлләгә зур штрафлар салынырга мөмкинлеге хакында кисәтте. Санитария-гигиена нормалары буенча мәчет янында 3 контейнер торырга тиеш. Берсе - биокалдыклар, икенчесе – гомуми калдыклар, өченчесе – тиреләр өчен.

“Биокалдыклар контейнерларына ташлар, чүпрәк-чапрак, тиреләр һәм башка кирәкмәгән предметлар салынырга тиеш түгел. Мәчет имамнары моның өчен мөфтият каршында җавап тота, аларга зур штраф түләргә туры булачак”, - дип кисәтте И.Шакиров.

Моннан тыш ул “мәчет территориясендә тәртип саклау өчен җаваплы кешеләрне, контейнерларны карап тору һәм тиреләрне эшкәртү өчен икешәр кешене билгеләргә кирәк” дигән күрсәтмә бирде. “Җаваплы кешеләрнең исемлеген (телефоннары белән бергә) Казан башкарма комитетына 10 августка кадәр тапшырырга кирәк”, - диде И.Шакиров.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе иҗтимагый тәртипне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Нәҗметдинов сүзләренә караганда, мәчет яннарын бәйрәмгә кадәр этләр белән тикшереп чыгачаклар. Аннан соң мәчет территорияләре полиция хезмәткәрләре тарафыннан сакланачак. 20 августтан мәчетләрне корбан чалуга әзерлек нисбәтеннән тикшерә башлаячаклар.

Татарстан мөфтияте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе