Татарстан мөфтияте корбан чалдырырга теләүчеләр өчен мәчетләр исемлеген тәкъдим итте

Быел Корбан бәйрәме 1 сентябрьгә туры килә. Бу көн турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”, - дип әйткән.

Читайте также
2017 Авг 11. Фото:evening-kazan.ru/

Аллаһның рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Гарәпчә бу бәйрәм “Гыйд әл-әдха” дип атала. “Әдха” сүзе “корбан чалу” дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, корбан чалу йоласы безгә Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәламнән калган. Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә.

Бу хакта Аллаһ Раббыбыз Коръәндә Үзе әйтә:

“Аларның (корбанга чалынган хайваннарның) ни ите, ни каны Аллаһка түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсенең 37 нче аяте). Коръәндә “Кәүсәр” сүрәсенең икенче аятендә: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал!” - диелгән.

Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, корбанлык итен гаиләсенә, кунакларга һәм күршеләргә, фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә өләшә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәл кыла.

Быел нисаб (бер ел буе кулланылмый торган акча) күләмен ТР мөселманнары Диния нәзарәте әле хәбәр итмәде. Ул дүшәмбе көнне Казыйлар шурасы утырышыннан соң билгеле булачак. Нисаб күләмен сезгә дүшәмбе көнне хәбәр итәрбез. Узган ел нисаб күләме 24 мең сум булган. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең нисабка тулган акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була.

Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә.

Мөкатдәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, барчабызга Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!

Корбан чалдырырга теләүчеләргә заявкалар бирү өчен мәчетләр исемлеге.

Римма Гатина.


Авг 18
Авг 18
Авг 17
Авг 17
Авг 16
Авг 16
Авг 16
Авг 15
Авг 14
Авг 12
Авг 11
Авг 11
Авг 10
Авг 10
Авг 10
Авг 09
Авг 09
Авг 08
Авг 08
Авг 08

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе