Быел Корбан гаете җомга көнгә туры килә һәм 2017 елның 31 августында - пәнҗешәмбе - эш көне бер сәгатькә кыскара.
Шулай итеп, Башкортостанда Корҗан бәйрәме уңаеннан 1,2 һәм 3 сентябрьдә ял итәләр.
РФ Хезмәт кодексының 120 статьясы нигезендә, ел саен бирелә торган - төп һәм өстәмә түләүле ял алганда, эш көне булмаган бәйрәм көн - Корбан гаете календарь көнәр исәбенә керми, дип хәбәр итәләр төбәкнең Хезмәт министрлыгында.