2017 елда корбан чалу өчен нисаб күләме билгеле булды

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. Корбан чалу кояш баеганчы тәмамланырга тиеш.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 14. Фото:dumrt.ru

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышы булды. Аны Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Көнүзәк мәсьәләләр арасында якынлашып килүче Корбан гаетенә кагылышлылары иде.

Аерым алганда, Татарстан казыйлары нисаб күләмен билгеләде. Быел нисаб күләме көмеш белән 20 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 20 мең сум акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиеш була. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. Корбан чалу кояш баеганчы тәмамланырга тиеш.

Җыелыш барышында казыйлар халыктан килеп ирешкән һәм корбанга, гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сорауларын карады, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Корбан чалдырырга теләүчеләргә заявкалар бирү өчен мәчетләр исемлеге.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе