“Без глобальләшә торган дөньяда яшибез. Кызганыч, глобальләшүнең нәтиҗәсе булып радикальләшү тора. Әмма радикальләшү, ислам дөньясында гына түгел, бөтен дөньяда чагылыш таба. Мөселман дөньясына килгәндә, радикальләшү төрлечә күзәтелә. Гарәп илләре үзгәрә, хакимият үзгәрә, яңа көчләр килә. Европада да мөселман җәмәгатьчелеге радикальләшүе күзәтелә. Безнең конференциянең темасы исә Коръән текстының радикальләшүе. Бу дөрестән дә бик мөһим тема, чөнки Коръән безнең белемнәребезнең иң төп чыганагы булып тора”, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, революциягә кадәр мөселман җәмәгатьчелеген Коръәннең дөрес булмаган асылыннан саклап калу булган. ХХ гасыр башына кадәр Коръәннең тәрҗемәсе булмаган, ди ректор. Әмма әгәр дә син Изге язуларның мәгънәсен аңлыйсың килсә, Коръәннең телен белергә тиешсең. Әгәр дә андый белемнәрең булмаса, Рәфыйк Мөхәммәтшин дин әһелләре хезмәтләренә таянырга киңәш итә.
“Шуңа да революциягә кадәр татарларда Коръәннең бик күп тәрҗемәләре булган. Бүген исә хәлләр башкачарак, чөнки мөселманнар белемсез. Алар, үзләрен белемле дип санап, Изге китапның мәгънәсен аңларга тырыша. Бу бик күп тискәре нәтиҗәләргә китерә”, – дигән фикердә ректор һәм бу мәсьәләне чишү юллары булырга тиеш дип саный.
“Хәзер максатыбыз - көндәшлеккә чыдам, мөселманнарны борчый торган сорауларга югары профессиональ дәрәҗәдә җавап бирә алырлык дин әһелләре әзерләү. Бик күп проблемалар Изге китапның мәгънәсен дөрес аңламауга бәйле”, – дип сүзен тәмамлады Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.