Быел Рамазан аенда Казандагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен курслар эшләде. Дагыстан, Ингушетия, Кыргызстан, Чечня Республикасы, Башкортостан, Оренбург, Чувашия Республикасы, Самарадан һәм башка өлкәләрдән кырыклап шәкерт җыелды. Аларның күбесе Луи Брайль шрифтында басылган Коръәнне укый белә инде.
Рамазан – ул Коръән ае, сабырлык ае. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең сүзе – Коръән иңә башлаган. Курсларга килүчеләр бу айны изге Коръәнне тагын да ныграк өйрәнүгә багышлады. Әбиләрнең һәм бабайларның ихласлылыгына исең китәрлек. Алар бөтен вакытларын белем эстәүгә багышлады. Дәресләрдән тыш та, бергә җыелып, изге Китапны өйрәнүне дәвам итте. Курсларга килүчеләр бер-берсенә бик рәхмәтле булып кайтып китте.
Алай гына түгел, сиксәнне узган чал чәчле әбиләр 20 рәкәгать таравих намазларны аягөсте басып укып, күпләрне сокландырды. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, әбиләребез уразаларын ихластан тотып, төнге намазлар укып, таңнарны догада каршылый иде.
Курсларга килүчеләр "Ярдәм" мәчетендә уздырыла торган ифтар мәҗлесләрендә, сәхәрләрдә катнашты. Рамазан аеның бөтен матурлыгын күрә алды.
Курслар бер ай дәвам итте. Курс кысаларында күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә зур программа тәкъдим ителде. Әле Коръәнне бик үк шома укымаучылар күнекмәләрен камилләштерде. Коръән уку кагыйдәләрен (тәҗвид) гамәлдә ныгытты. Моннан тыш, күрмәүче шәкертләргә компьютер, фикһ, гакыйдә, сира, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү дәресләре керде. Начар күрүчеләрнең Коръән укырга өйрәнү буенча үз системасы бар. Алар да белем һәм күнекмәләрен ныгытты. Рус Брайлен өйрәнергә теләүчеләр дә үз максатына иреште. Эш шунда: гарәп Брайлендә Коръән укырга өйрәнү өчен, башта рус Брайлен өйрәнергә кирәк.
Шәкертләрнең тулай торакта яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, ике якка да юл чыгымнарын “Ярдәм” ислам милли хәйрия фонды күтәрде.