
Вәгъдәдә тормау беркемгә дә зарардан башка зыян китермәс. Үз ихтирамнарын югалткан бу кешеләрне беркем дә хөрмәт итми, яратмый да. Вәгъдәдә тормаучылар кыймәт көнендә соралачаклар.
“Ятимнәр малына да якын бармагыз, ягъни аларның малыннан аз гына да файдаланмагыз, мәгәр ятимгә файда итү юлы белән аның малына катнашыгыз, яки ятим тәмам үсеп гакылга утырганчы аның малына якын бармагыз! Вә ґәһедләрегезне һәм вәгъдәләрегезне үтәгез, бозмагыз! Чөнки ґәһедләрен бозган кешеләр кыямәт көнне соралачаклардыр”. (“Исра”/34).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән: “Монафыйкның 3 галәмәте бардыр: сүз сөйләгәндә – ялган сөйләр, вәгъдә бирсә, вәгъдәсендә тормас, амәнәткә хыянәт итәр”.