
Лола Сәмигуллина “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әлеге конференция турында менә ниләр сөйләде. “Европа Советына Татарстан мөселманнары тәҗрибәсе кызык. Бездә нәкъ менә мөслимәләрнең ничек яшәве турында кызыксыналар, тәҗрибә уртаклашырга телиләр. Анда хатын-кызларны нык хөрмәт итәләр. Мөслимәләребезнең, үзләренә килеп, үз тормышлары турында сөйләүләрен телиләр”, - диде ул, хезмәттәшлек итү планы да булырга мөмкинлеген әйтеп.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә Болгар ислам академиясен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Әлеге яңалык Европа Советы конференциясендә катнашучыларда зур кызыксыну уяткан. Гомумән алганда, утырышта катнашучылар Татарстан халкының толерантлыгын билгеләп үткән.
Римма Гатина.