Мөхлисә Буби исемендәге укулар башлануга санаулы көннәр калды

Конференциядә Мөхлисә Бубиның шәхесе һәм тормыш юлы, аның исламда хатын-кыз мәсьәләсен аңлавы; Россия мөселманнарының дини гыйльми дискуссияләрендә һәм мөселман дөньясы тарихында хатын-кыз мәсьәләсе; хәзерге вакытта Россия мөселманнарын тәрбияләүдә һәм агартуда әйдәп баручы хатын-кызларның роле; хәйрия эше һәм социаль хезмәт: хатын-кызлар инициативасы; бүгенге заманда мөслимә кебек юнәлешләр буенча фикер алышу көтелә.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 03. Фото:http://gmir.ru

Агымдагы елның 4-6 октябрь көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә тәүге тапкыр Мөхлисә Буби исемендәге укулар уза. “Җәмгыятьне агартуда һәм гуманлаштыруда мөселман хатын-кызының роле” дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен РФ мөселманнары Диния нәзарәте, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү ислам институты, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) федераль университеты, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә теләктәшлек күрсәтү фонды һәм “Мәдинә” медиа-холдингы оештыра.

2017 елда I Бөтенроссия мөселман корылтае узуга 100 ел тула (1917 елның 1-11 мае, Мәскәү ш.). Ул тарихка хатын-кызлар белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышкан корылтай буларак кереп калды. Бу мөселман дөньясы өчен генә түгел, Европа дәүләтләре өчен дә алдынгы күренеш булды. Корылтайда мөслимә хатын-кызларга сәяси һәм социаль хокуклар бирү, озак вакытлар сакланып килгән гаилә хокукы нормаларын яңадан карау, изелеп һәм җәберләнеп яшәгән хатын-кызларның хәле белән бәйле мәсьәләләр каралган.

Корылтайда тарихи вакыйга була: мөселман дөньясы тарихында беренче тапкыр казый вазифасына (мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте структурасында) хатын-кыз сайлана. Ул – педагог һәм мәгърифәтче Мөхлисә Нигъмәтуллина-Буби (1869-1937).

Екатеринбургта “Җәмгыятьне агартуда һәм гуманлаштыруда мөселман хатын-кызының роле” дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 2017-2019 елларга ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен белгән белгечләр әзерләү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Җыенның максаты – ислам диненең хатын-кызга җәмгыятьнең әхлакый, иҗтимагый-сәяси, интеллектуаль, мәдәни үсешендә биргән роле, гаилә институтында һәм һөнәри җәмгыятьтә хатын-кызның хокуклары һәм вазифалары турындагы фәнни белемнәрне көн үзәгенә чыгару.

Конференциядә Мөхлисә Бубиның шәхесе һәм тормыш юлы, аның исламда хатын-кыз мәсьәләсен аңлавы; Россия мөселманнарының дини гыйльми дискуссияләрендә һәм мөселман дөньясы тарихында хатын-кыз мәсьәләсе; хәзерге вакытта Россия мөселманнарын тәрбияләүдә һәм агартуда әйдәп баручы хатын-кызларның роле; хәйрия эше һәм социаль хезмәт: хатын-кызлар инициативасы; бүгенге заманда мөслимә кебек юнәлешләр буенча фикер алышу көтелә.

Пленар утырыш кысаларында Россия мөселманнарының интеллектуаль, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны РФ мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре белән бүләкләү көтелә.

Педагог һәм мәгърифәтче Мөхлисә Нигъмәтуллина-Буби истәлегенә багышлап уздырыла торган конференциягә бүгенге көндә һәм тарихта хатын-кызларга бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнүче дин галимнәре, тарихчылар, культурологлар, социологлар чакырыла дип хәбәр итә конференциянең оештыру комитеты.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе