1) Намазда булсаң – йөрәгеңне сакла.
2) Кешеләр җыелган урында булсаң – телеңне сакла.
3) Чит өйдә булсаң – күзеңне сакла.
4) Табын алдында булсаң – ашказаныңны сакла.
5) Ике нәрсәне онытып, беркайчан да искә алма:
- үзең кылган игелекне,
- сиңа эшләнгән явызлыкны.
6) Беркайчан да тормышыңнан зарланма!
Аллаһ ишетеп:
“Синең әле авыр тормыш күргәнең юк”, – диеп, күпкә авыррагын бирер.
Ни генә булса да: “Аллаһка шөкер, тормышым бик әйбәт!” – диген. Шунда Аллаһ:
“Синең әйбәт тормыш әле күргәнең юк”, – диеп, тагын да әйбәтрәген бирер.
7) Әгәр Аллаһны шатландырган нәрсәләргә игътибарыңны юнәлтсәң, Аллаһы Тәгалә барлык эшләреңне сине шатландырырлык итеп кайгыртыр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Мин – мөселман кызы!
Ислам динендә гыйлем