Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Болгар ислам академиясен тантаналы рәвештә ачу чарасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятен укыды.
"Киләчәктә Баруди, Курсави, Мәрҗани кебек галимнәр чыксын, академия эше игелекле булсын", – дип теләген җиткерде мөфти.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен ачу тантанасында академиянең әйдәп бара торган дини белем бирү оешмасына әйләнергә тиешлеген әйтте.
"Бу көн тарихыбызда хәтер булып калыр. Сезне Изге Болгар җирендә күрүемә шатмын. Академия ачу Татарстан һәм Россия өчен дә тантаналы чара. Шулай ук бөтендөнья мөселманнарына да.
Узган ел исламны кабул итү көнендә беренче таш салынган иде, ә бүген без уку йортын ачабыз. Болгар академиясе әйдәп бара торган дини белем бирү оешмасына әйләнергә тиеш", – дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты.
Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Болгар ислам академиясенең традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиешлеген әйтте.
"Эш дипломда гына да түгел. Экстремистларда да, террорчыларда да диплом бар. Безнең әби- бабаларыбызның дипломы булмаган, әмма алар дини белемле булган. Монда бернинди мәчетләр дә булмады, ташландык хәлдә иде, ә хәзер Ак мәчет, академия бар. Бу урын бабаларыбызга уртак тел табарга булышкан традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиеш. Бу бина бер ел эчендә сафка басты. Әмма бина "җан"сыз була алмый. Диплом өчен генә килгән кешеләрнең кәефе төшәчәк. Мөгаллимнәр дә, бу бинага "җан" кертәм, дип килсеннәр иде", – дип сөйләде мөфти.
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.