Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан зур чара – Мәүлид бәйрәме оештырыла.
18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае керде. Рабигуль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Әлеге ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.
Борынгы Болгар шәһәрендә быел ТР мөселманнарының Диния нәзарәте бишенче тапкыр Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм уздыра.
Мәүлид чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башкаларның сәламләү сүзләрен җиткерүе көтелә. Халкыбызның күренекле мөнәҗәтчеләре Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев татар телендә, “Нәшидел Ислам” төркеме гарәп телендә мөнәҗәтләр башкарачак. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсе укылачак. Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәк. Чараны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылып тәмамлый.
Республикабызның күренекле дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында уза торган Мәүлидтә Татарстан хөкүмәте, төрле ведомство вәкилләре дә катнашачак дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.
.