Болгар ислам академиясендә уку-укыту процессын оештыру хакында сөйләшәчәкләр

30 июньдә Болгарда "Хәзерге ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла. Оештыручылар - ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Ислам мәгарифе советы.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 29. Фото:dumrt.ru

Кунаклар арасында Россия Президенты идарәсендә дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ Хөкүмәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе киңәшчесе Алексей Зенько, РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиллеге аппараты инспекторы Илья Рябков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов һ.б.

Чарада шулай ук Россиядәге югары һәм урта мөселман уку йортлары җитәкчеләренең катнашуы көтелә. Кунакларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк. Болгар ислам академиясендә уку-укытуны оештыруга багышланган төп чыгышны ТР Президенты ярдәмчесе, вакытлыча Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфасын башкаручы Камил Исхаков ясаячак.

Конференция Болгар ислам академиясе бинасында үтәчәк, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе